Галимҗан Шәрәф (берләштерү, 2)

Галимҗан Шәрәфнең биографиясе һәм тел өлкәсендәге эшчәнлеге.

         Г. Шәрәф 1896 елның 29 декабрендә Тәтеш өязе Аксу авылында укымышлы, зыялы гаиләдә дөньяга килгән. Әтисе Шәрәфетдин Хөснетдин улы, әнисе Гайнелнәвәл Нигъмәтулла кызы һәрвакыт аң-белемгә омтылучан, укырга яратучан кешеләр булалар, шуңа күрә алар улларында да белемгә омтылыш тәрбияләргә тырышалар.
    Галимҗан башлангыч белемне гаиләдә ала. Аннан ул укырга Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә китә. Мәдрәсәдә Галимҗан Шәрекъ халыклары мәдәниятен, татар, гарәп, фарсы, госманлы, төрек телләрен үзләштерә. Шуннан соң, реаль училищены уңышлы тәмамлап, 1915  елда Петербургтагы тимер юл инженерлары институтына укырга керә. Г.Шәрәф Петербургта мәшһүр фән әһелләре, рус язучылары, шагыйрьләре белән таныша, аралаша, аларның лекцияләренә йөри; шагыйрьләрнең, язучыларның иҗатларын өйрәнә.
    Бөек Октябрь революциясен Г.Шәрәф Петроградта каршылый. 1918  елда ул зур планнар белән Казанга кайта. 1921  елдан Г.Шәрәф Казан дәүләт педагогия институтында уңышлы гына эшләп китә. 20  елларда ул татар мәктәпләре өчен әлифбалар, дәреслекләр, методик кулланмалар төзи, татар халык авыз иҗатын җыю һәм бастырып чыгару буенча зур эш алып бара: балалар өчен “Гөлчәчәк”,”Сак-Сок бәете”, “Арысланбәк”, “Ил моңнары” дигән җыентыклар әзерли. Шул ук вакытта илнең сәяси тормышында да актив катнаша. Ләкин 1937  елның 27  мартында ул кулга алына. СССР НКВД каршындагы аерым киңәшмә аны 8 елга ирегеннән мәхрүм итә. Аңа гаеп 58  маддәнең берничә пункты буенча тагыла. Төрмәдән 1945  елда гына чыга, ләкин аңа Казанда яшәргә рөхсәт ителми. Каты авыру хәлендәге 50 яшьлек Г.Шәрәфне Апас районына эшкә җибәрәләр. Ул анда мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Г.Шәрәф Татарстан АССР прокурорына үзенең эшен яңадан карауларын, фәнни-тикшеренү эшләрен дәвам итү максатында Казанда яшәргә рөхсәт бирүләрен үтенеп хат җибәрә. Әмма җавап ала алмый. Г.Шәрәф 1950 елда дөнья куя. Язмыш аның соңгы теләген үти - аның гәүдәсен Казандагы татар зиратына күмәләр. Аның гаепле түгеллеге бары тик 1991  елның 30 сентябрендә генә раслана.

Галимнең фәнни-тикшеренү эшчәнлеге күпкырлы. Ул-тел белеме, тарих, этнография, фольклор, язу тарихы, орфография һәм орфоэпия, терминология, география, татар һәм рус телләрен укыту методикасы мәсьәләләренә багышланган күп кенә хезмәтләр авторы. Ләкин фәндә ул тел галиме буларак билгеле. “Татар һәм рус авазларының чагыштырма полятаграммалары”, “ Татар сузык авазларының сонор авазлыгы” һәм башка хезмәтләре Г.Шәрәфнең исемен дөньякүләм танылган мәшһүр галимнәр белән бер рәткә куя. Бу хезмәтләрендә автор татар теле авазларын, беренче буларак, эксперименталь юл белән тикшереп, гаять тирән фәнни нәтиҗәләр ясый. 1929  елда француз академигы, атаклы тел галиме А.Мейе тәкъдиме белән Г.Шәрәф халыкара эксперименталь фонетика җәмгыятенең действительный члены итеп сайлана.

  “Татар һәм рус авазларының полятограммалары” дигән монографиясендә автор үзенең күп санлы тәҗрибәләренә таянып, татар һәм рус телләре авазларына тулы характеристика бирә, аларның ясалу урыннарын, рус һәм татар авазларының уртак һәм үзенчәлекле якларын тасвирлый.

  “Татар сузык авазларының сонор озынлыгы” дигән монографиясендә автор сузык авазларның басым, интонация, сүздәге һәм сүз тезмәләрендәге иҗекләр санына бәйле рәвештә үзгәрүе турында сөйли, шигырь төзелеше, тел культурасы мәсьәләләрен күтәрә.

  1927  елда Г.Шәрәф эксперименталь фонетика кабинетына Богородицкий тарафыннан кече ассистент итеп алына. Бу вакыйгадан соң 2 ел үткәч, Богородицкий аны үз урынына тел белемен һәм эксперименталь фонетика укытырга тәкъдим ясый. Галимнең эшчәнлегенә хезмәттәшләре дә, атаклы галимнәр дә югары бәя бирәләр. Бәя бирүчеләр һәммәсе дә Г.Шәрәфкә докторлык дәрәҗәсе һәм профессор исеме бирергә лаек дигән фикер белдерәләр. Гыйльми совет аны бертавыштан профессор исеменә тәкъдим итә.

    20 еллар азагы. Ил буенча икенче “чистарту”га керешү әзерлеге тулы көч белән бара. Г.Шәрәфнең бер-бер артлы өч абыйсы кулга алына. Әлеге шартларда Галимҗан бик сак һәм төгәл булырга тырыша. Аңа нинди дә булса гаеп  тагарга кыен иде. Галимҗандагы зур интеллект, югары мәдәният, нечкә акыллылык аңа каршы булганнарда да хөрмәт уяткан. Юк, Галимҗан төшенкелеккә бирелми, үз эченә яшеренми. Нәкъ менә утызынчы еллар башы аның фән өлкәсендәге эшчәнлегенең иң нәтиҗәлесе була.   Г.Шәрәф универсаль галим булган. Ул төрле өлкәләрдә үзенең җуелмас эзен салып калдырган. Тарих, экономика, география, филология, фонетика өлкәләренә караган хезмәтләре үз заманында зур популярлык казанган; республика, ил чикләрен үтеп чыгып, дөнья аренасына юл тоткан. Зур галим фәндә, тормышта, сәясәттә зур һәлакәтләр, фаҗигаләр, Сталин төрмәләре аша үтеп, ачы хакыйкатькә ирешкән.

   Г.Шәрәф лингвистика мәктәбенең актив әгъзаларының берсе була. Энциклопедист галим Г.Шәрәф татар телен рус, Көнбатыш Европа телләре, көнчыгыш телләре белән чагыштырып карап, татар тел белеме үсешенә, бигрәк тә аның фонетик системасының үзенчәлекле үсешенә ярдәм итә. Аның тарихи-генетик һәм типологик чагыштыру ысулы тел үсешенең барлык өлкәләренә дә кагыла. Галим морфология, синтаксис, лексика һәм башка өлкәләрдә дә типологик ысулдан файдаланып, уңай фәнни нәтиҗәләргә ирешә. Аның фәнни фикерләре, тикшерү нәтиҗәләре зур ышандыру көченә, объектив фәннилеккә ия булып тора.

   Г. Шәрәф үз заманының төрле фаҗигале, сикәлтәле юллары аша үтеп, үз халкына зур әһәмияткә ия фәнни мирас калдырды. Тормыш галимне какса, сукса да, хәтта зинданнарга илтеп тыкса да, аның саф йөрәге, күңеле яраткан халкына тугрылыклы булып калды. Бу уңайдан бөек галимнең гарәп графикасын алыштыруга каршы булуын искә алу да җитә, чөнки ул халыкны мирасыннан, борынгы мәдәниятеннән аеруга теше-тырнагы белән каршы булган.