Галимҗан Кәримов

Галимҗан Кәримов (15 март 1952 ел) — укытучы, журналист, партия органнары хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе. 1988 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы.

Галимҗан Кәримов
Туган 15 март 1952(1952-03-15) (72 яшь)
Мәчетле районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист

Биографиясе

үзгәртү

Галимҗан Тимербай улы Кәримов 1952 елның 15 мартында Башкорт АССРның Мәчетле районы Исәнбай авылында туган.

1977 елда Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын, ә 1990 елда ССРБ Оборона министрлыгының «Выстрел» югары офицерлар курсын тәмамлый. Шулай ук Башкортстан авыл хуҗалыгы, Урал социаль—сәяси институтларында белем ала.

Хезмәт юлын 1968 елда Яңа Мишәр урта мәктәбендә башлый,башта хезмәткәр, аннары шушында ук балалар укыта. 19731975 елларда Совет Армиясе сафында хезмәт итә. 1975-1978 елларда Яңа Мишәр урта мәктәбендә укытучы булып эшли.

1978 елның июнь аенда КПССның Мәчетле район комитетына инструктор итеп эшкә алына, 1980 елның февраль аенда райкомның пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире итеп була. 1984 елның февралендә «Әй» совхозының фирка комитеты секретаре итеп сайлана.

1978 елның маенда «Коммунист» район гәзитенең мөхәррире итеп тәгаенләнә. 1988 елның ноябрь аенда партия район комитеты секретаре, 1941 елда беренче секретарь итеп сайлана. 1992 елда «Безнең тормыш» гәзите мөхәррире итеп тәгаенләнә.

20002007 елларда «Урал» телестудиясе директоры, 20072010 елларда «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәрчесе булып эшли. 2010 елда Мәчетле районы хакимиятендә баш белгеч булып эшли.

Җәмәгать эшлеклесе

үзгәртү

Район һәм авыл Советларының берничә чакырылыш депутаты була, вакытында күп кенә район күләмендәге җәмәгать оешмаларын җитәкли.

Журналистика өлкәсендә дә актив эшли. Ул язган мәкаләләр, очерклар 1964 елдан район, республика газеталары битләрендә басылып килә.

Бүләкләре

үзгәртү
  • «Бөтенрусия халык исәбен алудагы хезмәтләре өчен» медале (2002)
  • «2006 елдагы Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуда актив катнашканы өчен» билгесе (2006)

Китаплары

үзгәртү
  • Еллар, юллар буйлап... Әдәби әсәрләр җыентыгы. — Уфа: Матбугат дөньясы, 2017. — 254 бит.

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Мечетлинский район Республики Башкортостан: энциклопедия / Редкол.: Ю. Ю. Султанов (гл.ред.), Н. Ф. Ахкамова (сост.), Г. К. Бикташева (отв.ред.) и др. — Уфа: Мир печати, 2010. — 284 с.:илл. ISBN 978-5-9613-0148-9