Гайсәнең Хак Чиркәве

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.


«Гайсәнең Хак Чиркәве» (кытайча 真耶稣教会, урысча Истинная церковь Иисуса) — Кытайда 1917 елда ачылган бәйсез чиркәү. Бүген чиркәүнең алты континента һәм кырык биш илдә 1,5 миллионга якын әгъзасы бар. ХХ гасыр башында барлыкка килгән Чиркәү Христианлыкның Илленчеләр бүлегенә керә. 1995 елда чиркәү Россиядә дә эшли башлый. Ул Гайсәнең Икенче мәртәбә Пәйдә булыуы алдынын инҗилне бөтен халыкларга өйрәтергә тырыша. Чиркәүнең 10 иң изге ышанулары:

  1. Изге Рух
  2. Чукыну: Суда чумылдыру — яңадан терелү өчен гөнаһлардан арыну могҗизасы. Чумылдыру елга, диңгез яки чишмә кебек табигый тере суда башкарылырга тиеш. Изге су һәм Святый Тын (Изге Рух) белән арулану йоласын үтәүче Гайсә Мәсих (Гайсә Коткаручы) хәзрәтләре өчен чукына ягъни Чиркәүнең әгъзасы була. Чумылдыру йоласын үтәүченең башы һәм аска караган йөзе тулысынча суга кереп бетәргә тиеш.
  3. Аяк юу: Аякларны юу могҗизасында катнашучы Гайсә Мәсих (Гайсә Коткаручы) хәзрәтләре белән бәйләнешкә кергән була. Йола кешегә һәрвакыт сөюгә, изгелек кылырга, түбәнчелек белән буйсынырга, гафу итәргә, хезмәт итәргә әзер булырга тиешлеген искәртә. Чумылдыруда катнашкан һәр кеше Гайсә Мәсих (Гайсә Коткаручы) хәзрәтләре хөрмәтенә аякларын юарга тиеш. Кирәк булганда бер-берсенең аягын юарга мөмкин.
  4. Изге сифат: Изге причастие — Гайсә Мәсих (Гайсә Коткаручы) хәзрәтләре үлеме истәлегенә багышланган могҗиза. Ул безгә Раббыбызның итен һәм канын тәгам итәргә һәм аның белән аралашырга, мәңгелек тормышка ия булырга һәм Соңгы көнне яңадан терелергә мөмкинлек бирә. Бу могҗиза еш үткәрелә. Төче икмәк һәм йөзем шәрабе генә кулланыла.
  5. Шимбә көне: Шимбә көн, атананың җиденче көне (шимбә) – бу изге көн, Раббыбыз рөхсәт иткән һәм изгеләндергән көн. Ул көн Раббыбызның теләге белән Аның барлыкка китерүе һәм коткаруы истәлегенә киләчәк тормышта мәңгелек тынычлыкка өмет итеп сакланырга тиеш.
  6. Гайсә/Иисус Христос
  7. Изге Библия
  8. Котылу
  9. Чиркәү
  10. Соңгы карар