Габдулла Гомәров (1896)

Габдулла Гомәров ― партия-дәүләт эшлеклесе.

Габдулла Гомәров
Туган 1896(1896)
РИ, Уфа губернасы, Бөре өязе, Абдулла
Үлгән билгесез
билгесез

1896 елда Бөре өязе Абдулла (Уфа ягындагы Караидел районы?) авылында туган. Уфаның Галия мәдрәсәсендә белем алган.

Гражданнар сугышында катнаша. 1920-1923 елларда Урта Азиядә (Хуҗант, Сәмәрканд, Әндиҗан) партия эшендә. 1925-26 елларда Мәскәүдә, БҮБК (ВЦИК)та ТАССР вәкиле. 1923-25, 1926-30 елларда Казанда: финанслар халык комиссариатында, игенчелек ХК урманнар идарәсе башлыгы (1926-28), ТАССР аучылар-балыкчылар берлеге идарәсе рәисе. 1930-1935 тә Ленинградта укый, аннан соң ТАССР Дәүләт планы рәисе урынбасары. Шуннан соңгы язмышы билгесез.

Чыганаклар үзгәртү