Габдулла Гомәров (1896)
(Габдулла Гомәрев битеннән юнәлтелде)
Габдулла Гомәров ― партия-дәүләт эшлеклесе.
Габдулла Гомәров | |
---|---|
Туган | 1896 РИ, Уфа губернасы, Бөре өязе, Абдулла |
Үлгән | билгесез билгесез |
1896 елда Бөре өязе Абдулла (Уфа ягындагы Караидел районы?) авылында туган. Уфаның Галия мәдрәсәсендә белем алган.
Гражданнар сугышында катнаша. 1920-1923 елларда Урта Азиядә (Хуҗант, Сәмәрканд, Әндиҗан) партия эшендә. 1925-26 елларда Мәскәүдә, БҮБК (ВЦИК)та ТАССР вәкиле. 1923-25, 1926-30 елларда Казанда: финанслар халык комиссариатында, игенчелек ХК урманнар идарәсе башлыгы (1926-28), ТАССР аучылар-балыкчылар берлеге идарәсе рәисе. 1930-1935 тә Ленинградта укый, аннан соң ТАССР Дәүләт планы рәисе урынбасары. Шуннан соңгы язмышы билгесез.
Чыганаклар
үзгәртү- minleshoz.tatarstan.ru(үле сылтама)