XIII гасыр татар шагыйрьләре исемлегенә шагыйрь Габдессәлам дә өстәлә. Бу — татар культурасы, әдәбияты тарихында билгеле зат. Ләкин иҗаты өйрәнелми килде, материаллар җитәрлек түгел иде. Ниһаять, 1979 елгы экспедиция вакытында аның шигырьләр җыентыгы табылды. Хәзер инде Габдессәламнең шагыйрьлеге хакында да сөйләргә мөмкин. Автор үзенең исемен һәм шигырь-бәетләренең язылу вакытын болай күрсәткән: Бу бәйетнең мөбәййене — Исмедүр Габдессәлам, Иманымны йулдаш әйлә, Фазлың илә, зөлкәрам. Улдым сәфәр, кылдым җиһад. Бу рус Польша йиридә, Тарих мең дә йите йөз дә Илле йитинче йылыда. Димәк, шагыйрь XVIII йөзнең урталарында иҗат иткән була. Аерым юлларда ул үзенә Габдүш дип тә эндәшә. Кулъязмада автор биографиясенә ачыклык кертерлек тагы берничә фактны күрсәтергә мөмкин. «Каты хәсрәт орды безә» шигыре сюжетлы булуы белән кызыклы. Ул кыскартылган килеш матбугатка чыгарылган иде. Шигырьдә Мәһди һәм Габдүш исемле ике остазның ниндидер сәбәпләр аркасында шәкертләреннән аерылып, Казан ягыннан «аһ оруб» китүләре тасвирлана. Икенче бер шигырьдә: Төркестанның йулына төште томан, Арт йагын бер-бер баскан йурга-кунан,— дигән гыйбарә бар. Алдагы шигырь сюжеты белән бу шигъри юл арасында эчке бәйләнеш сизелә. Аларны XVIII гасыр Россия тарихы фонына куеп карасаң, бу бәйләнешләрнең сәбәбе яхшы аңлашыла һәм шагыйрьнең тормыш юлын тагын да ачыклый төшә, Бу исә шагыйрьнең Оренбург Каргалысы — Сәгыйд бистәсе белән бәйләнгәнлеген күрсәтә. Ул вакытта патша администрациясе Урта Азияне гомумән Төркестан исеме белән йөрткән. Шигырьдәге «Төркестан юлы» тәгъбире Оренбург өязе Сәгыйд бистәсе халкы өчен таныш лексик берәмлек булган һәм ул шигырьнең нәкъ шул тирәдә, ягъни Сәгыйд бистәсендә язылуын күрсәтә. Татар галимнәреннән Ш. Мәрҗани һәм Р. Фәхретдинов хезмәтләрендә Габдессәлам хакында кызыклы мәгълүматлар бирелә. Ш. Мәрҗанидә күрсәтелгәнчә, Габдессәлам бине Уразмөхәммәд (Урай) бине Колмөхәммәд бине Колчура Казан өязе Алат юлындагы Мәңгәр авылында туган (хәзерге ТАССР, Арча р-ны, Олы Мәңгәр авылы), 1746 елга хәтле Мәңгәргә күрше Ташкичү авылында укыткан. Анда Габдессәламнең иҗат иткән һәм күчереп язган китаплары санап үтелә. Оренбург Каргалысына — Сәгыйдкә күчеп китеп, анда мәдрәсәләр тотуы хакында языла. Шундый ук мәгълүмат Р. Фәхретдиновның «Сәгыйд» исемле хезмәтендә бар. Архив материалларында Габдессәлам Урай улының 1762 елда 62 яшьтә исән булганлыгы күрсәтелә. Китерелгән фактларга таянып, шигырьләр җыентыгындагы Габдессәлам белән тарихта билгеле Габдессәлам Урай улын бер үк кеше дип карарга кирәк. Күпчелек шигырьләрдә авторның бик яшь кеше булмавы сизелә.

Искәрмәләр үзгәртү