Габделнур Мөхәммәтҗанов

Габделнур Мөхәммәтҗанов (Габделнур Хәбибрахман улы Мөхәммәтҗанов, 26 декабрь 1930(1930-12-26), Казан, РСФСР, СССР12 гыйнвар 2016(2016-01-12) (85 яшь), Казан, Россия) — җылылык физигы, техник фәннәр докторы (1974), профессор (1975), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1981), РФның атказанган югары мәктәп хезмәткәре, РФ югары һөнәри белем бирүнең шәрәфле хезмәткәре, халыкара дәрәҗәле баскетбол хөкемчесе (1961), Казан технология университетының вакуум техникасы кафедрасы мөдире (1995-2002).

Габделнур Мөхәммәтҗанов
Туган 26 декабрь 1930(1930-12-26)
Казан, РСФСР, СССР
Үлгән 12 гыйнвар 2016(2016-01-12) (85 яшь)
Казан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан милли тикшеренү технология университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Казан милли тикшеренү технология университеты
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Биографиясе үзгәртү

1930 елның 26 декабрендә Казанда туган.

1953 елда — С.К. Киров исемендәге КХТИның механика факультетын (хәзер-КНИТУ), «Химия заводлары машиналары һәм аппаратлары» белгечлеге буенча тәмамлый.

1953-1958 елларда — С.М. Киров исемендәге Пермь фәнни-җитештерү берләшмәсенең цех башлыгы урынбасары; 1954 елдан-баш инженер.

1955-1958 елларда - Пермь өлкәсенең машина-трактор станцияләре директоры.

1958-1962 елларда - КХТИның «Җылылык техникасының теоретик нигезләре» кафедрасы ассистенты.

1962 елдан 1964 елга кадәр - ТОТ кафедрасы аспирантурасында уку.

1964 елда - диссертация яклау, техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе бирелә.

1964 елда ТОТ кафедрасының өлкән укытучысы итеп билгеләнә.

1964-1975 елларда - ТОТ кафедрасы доценты.

1967-1970 елларда - механика факультеты деканы урынбасары.

1970-1995 елларда - механика факультеты деканы.

1974 елда техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1975-1985 елларда - ТОТ кафедрасы профессоры.

1985-2002 елларда - профессор, «Электрофизик җайланмаларның вакуум техникасы» кафедрасы мөдире.

2016 елның 12 гыйнварында вафат була. Казанда Арча зиратында җирләнгән[1].

Фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлек үзгәртү

Ул органик кушылмаларның һәм вакуумлы эш сыеклыкларының җылылык-физик, термодинамик һәм күчерелмә үзлекләрен, ике катлы вакуум насосларын тикшерде.

180 фәнни һәм методик хезмәт, шул исәптән 2 монография авторы.

Аның җитәкчелегендә 10 фән кандидаты әзерләнде.

Баскетбол судьялыгы белән профессиональ шөгыльләнә: баскетбол буенча халыкара категорияле спорт арбитры (ФИБА) 1961 елдан бирле. Аның исәбендә өч Олимпиадада - Мюнхенда (1972), Монреальдә (1976), Мәскәүдә (1980), 3 дөнья чемпионаты, 10 Европа чемпионаты бар. 20 ел ул СССРның иң яхшы 10 арбитры арасына кергән.

Бүләкләре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

2019 елда КНИТУның механика факультетында Г. Х. Мөхәммәтҗановка багышланган мемориаль такта ачылды[2].

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Габдльнур Хабибрахманович Мухамедзянов. Биография, воспоминания друзей, коллег и учеников /под ред. В.А. Аляева, В.П. Барабанова. — Казань: Бутлеровское наследие, 2019. — 280 с. — ISBN 978-5-9902124-5-9.

Тышкы сылтамалар үзгәртү