В. П. Ивашев исемендәге парк
Декабрист В. П. Ивашев исемендәге Парк — Буа шәһәреннән 7 км көньякка таба, Зөя елгасының сул як ярында, Адав-Толымбай авыл җирлегенә кергән Ивашевка авылында урнашкан парк. Бу - Суворов генералы, 1812 елгы Ватан сугышы герое П. Н. Ивашевның нәсел утары. Декабрист Василий Ивашевның улы Петрның балачак еллары шушы авылда узган. Сөргеннән (Кавказ сылтамасыннан) кайтканда, А.Н. Одоевский, В.Н.Лихарев, Н. Н. Лорер, М.А. Назимов, А.И. Черкасовлар да бу утарга килеп, аны күреп киткәннәр.
1987 елда (авылның үзенә 1682 елда) нигез салынган. Территория статусы - региональ әһәмияттәге табигать һәйкәле. Тематик статусы - тарихи-мәдәни мирас
Тарихи мәгълүмат
үзгәртүТатарстан АССР Министрлар Советының 1987 елның 21 декабрендәге 486нчы номерлы карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 29нчы декабрендәге 644 номерлы карары белән Буа районының Ивашевка авылы территориясендә урнашкан декабрист В.П. Ивашев исемендәге паркка төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле статусы бирелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 27 мартындагы 208 номерлы карары белән башкарма хакимиятнең контрольлек итүче дәүләт органы булып Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы билгеләнә.
Авыл тирәләрендә археологик һәйкәлләр: Ивашевка авылы (бура мәдәнияте), Ивашевканың I һәм II селимасы (Монгол чорындагы Болгар һәйкәлләре), Ивашевка курганы (бура культурасы) ачыкланган.
Ивашевлар нәселе
үзгәртүИвашевлар үз чорының танылган дворяннарыннан берсе. Петр Никифорович һәм Вера Александровна Ивашевларның биш баласы: бердәнбер уллары – Василий һәм дүрт кызлары булган. Гаиләдә мәхәббәт һәм ихтирам хөкем сөргән; алар белемле булулары белән дан тоткан. Василий Петровичка гаиләдә аерым игътибар бирелгән. Ул, апалары һәм сеңелләре кебек, французча тәрбия алган. 1812 елда иң югары күрсәтмә буенча Паже корпусына укырга кергән. Ике ел укыганнан соң, 17 яше дә тулыр-тулмас, ул гвардия офицеры дәрәҗәсенә ирешкән. Бу аның искиткеч уңышлары һәм яхшы әзерлеге турында сөйли. Аның карьерасы 1819 елга кадәр үк үсеш алган. Ул Петербургта кавалергард полкында хезмәт иткән, бай гаиләдәге гвардия офицерының гадәти тормышы белән яшәгән.
1819 елда Василий Ивашев "Бәрәкәт" берлеге («Союз благоденствия») әгъзасы булган. Тик 1823 елдан Василий Петровичның отставкага китәсе, шулай ук җәмгыятьне калдырасы килгән. 1825 елның 14 декабрен ул Сембердә каршы алган. Тиздән ул кулга алынган, хөкем ителгән. Гаиләсе белән аңа башка беркайчан да күрешергә насыйп булмаган.
20 еллар ахырында Василий Петрович авыр рухи халәт кичергән. Бернигә дә карамый, тоткынлыктан качу ягын уйлаган. Туган ягыннан килгән хәбәр генә аның тормышын үзгәрткән - гаиләләрендәге гувернантның кызы Камилла-ле-Дантюның үзен балачактан ук яратуын белгән.
Кыз озак вакытлар үзенең хисләрен яшереп йөргән (өстәвенә, 1825 елга кадәр аларны социаль тигезсезлек аерып торган), 1830 елның язында, ул авыр кичерешләрдән соң, бик каты авырган, һәм Василийны яратуын иң элек, үз гаиләсенә, ә аннары Ивашевның туганнарына да әйткән.
1831 елның 9 сентябрендә Камилла Петровна Петровка заводына эшкә килгән (ул вакытта аңа 22 яшь булган) һәм 6 көннән соң никах укытканнар. Ирле-хатынлы Ивашевлар бик бәхетле яшәгәннәр, аларның бер-бер артлы өч балалары дөньяга килгән. Саша Ивашев 1833 елның 8 апрелендә туган. Бу вакыйга Петровка заводының барлык тоткыннары өчен уртак шатлыкка әверелгән. Әмма Саша, нибары 16 ай гына яшәгән. Шулай итеп, Ивашевлар нәселен дәвам итүче ир-ат калмаган, нәсел җебе өзелгән. 1836 елның җәендә Ивашевлар Турински авыл җирлегенә күченгәннәр, әмма анда озак гомер кичерә алмаганнар – Камилла Петровна 1836 елда вафат булган, ә бер елдан соң, хатынының үлемен авыр кичергән Василий Петрович та якты дөньядан китеп барган. Аның әти-әнисе дә 30 еллар ахырында вафат булганнар.
ХХ гасырның 70 елларына кадәр Ивашевка авылында гап-гади архитектуралы агач йорт торган, һәм аның каршысында җиләк-җимеш агачлары: алма, слива, груша, чия үскән.
Головинскийлар нәселе
үзгәртүИвашевка утары, башка берничә биләмәләр белән бергә, Андрей Головинскийга (1801-1869) күчкән, ул Петр Никифоровичның хатыны Вера Александровна Ивашеваның кечкенә энесе (сводный брат по отцу) булган. А. Е.Головинский Ивашевларның үз балалары белән бергә тәрбияләгән. Василий Петрович һәм аның апалары Андрей Егоровичны абыйлары дип йөрткәннәр. Соңрак Василий генерал-майор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән; Ивашевларның күп кенә эшлекле проблемаларын хәл итүдә катнашкан, гаиләдә аны “яхшы киңәшче»дип санаганнар.
А.Е. Головинскийның нәселләре Буа өязендә һәм Сембер губернасында сизелерлек роль уйнаган. Александр Андреевич Головинский ХХ гасыр башында Буа өязе дворяннарының җитәкчесе, Сембер авыл хуҗалыгы җәмгыяте советы әгъзасы, Сембер авыл хуҗалыгы һәм һөнәрчелек күргәзмәләренең идарә комитетлары әгъзасы булган.
Аның улы Федор Александрович Головинский 1917 елда Сембер губернасы буенча Вакытлы хөкүмәт комиссары булып эшләгән.
Ивашевка утарыннан тыш, Головинскийларның берничә бинасы Буа өязендә урнашкан, аларның иң төп биләмәсе, Ивашевкадан ерак түгел, Курин авылында булган. Җирле зиратта Головинскийларның каберләрен табарга мөмкин.
Администартив урыны
үзгәртү1920 елга кадәр авыл Сембер губернасы Буа өязе Ырынгы волостена кергән. 1920 елдан - ТАССРның Буа кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан - Буа районында. Хәзер вакытта Адав-Толымбай авыл җирлеге составына керә.
Географик урыны
үзгәртүУл Татарстан Республикасының Буа шәһәреннән 7 км көньякка таба, Зөя елгасының сул як ярында урнашкан.
Парк аша Иске аллея һәм заманча барлыкка килгән грунт юлы үтә.
Флора һәм фауна
үзгәртүПарк территориясендә 100 дән артык озак яшәр агачлар, нигездә юкә, берничә нарат, имән, каен һәм тал сакланган. Агачларның 6% ы корыган, 37% ы корый башлаган. Яшеллекнең нигезен болын һәм чүп үләннәре тәшкил итә: тузганак, бака яфрагы, әче әрем, шайтан таягы, кычыткан, сукыр кычыткан, үги ана ярагы, меңъяфрак, әрекмән һ.б.
Паркта төрле кошлар (ала һәм кара каргалар,песнәкләр, чыпчыклар), керпеләр, кыр тычканнары, еланнар һәм кәлтәләр яши.
Экология
үзгәртүПарк, Ивашевка авылы үзәгендә урнашканлыктан, кешелек тарафыннан зур үзгәрешләр кичергән, кеше эшчәнлеге аңа зур йогынты ясаган. Паркның кайбер өлешен чүп үләннәре баскан.
Саклау чаралары
үзгәртүПарк территориясенә автотранспорт белән кереп-чыгу һәм аны бакча итеп куллану тыелган. Һәрдаим чүп үләннәреннән арындырып тору каралган.