Вячеслав Дмитриевский

Дмитриевский Вячеслав Иосифович (19021988) — совет галиме һәм калаклы машиналар конструкторы, техник фәннәр докторы (1940), профессор (1945).  

Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 1902[1]
Үлем датасы 1988[1]
Һөнәр төре галим, университет профессоры
Эш урыны Хәрби-һава мөһәндисләре академиясе[d][1], Центральный институт авиационного моторостроения[d][1], Үзәк аероһидродинаминка институты[d][1] һәм Мәскәү авиация институты[d][1]
Әлма-матер Хәрби-һава мөһәндисләре академиясе[d][1]
Гыйльми дәрәҗә профессор[d][1]
Академик дәрәҗә техник фәннәр докторы[d][1] (1940)
Бүләкләр

Биографиясе үзгәртү

Дмитриевский Вячеслав Иосифович 1902 елның 30 июнендә Мәскәүдә фортепьяно көйләүче гаиләсендә туган. 1925 елда Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренең профессор Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава академиясентәмамлый.

1930 елга кадәр Үзәк Аэрогидродинамика институтында (ЦАГИ), соңыннан (1988 елга кадәр) Үзәк авиацион моторлар төзү институтында (ЦИАМ) эшли.

1930-1954 елларда бер үк вакытта С. Орджоникидзе исемендәге Мәскәү авиацион институтында, профессор Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженер академиясында укыта.

1938 елда В. И. Дмитриевский Үзәк авиацион моторлар төзү институты гыйльми советының беренче составына керә. 1940 елда барлык конструкторлык һәм тикшеренү эшләре буенча В. И. Дмитриевскийга диссертация якламыйча техник фәннәр докторы дәрәҗәсе бирелә. 1941 елда турбокомпрессорлар эшләгәне өчен Дәүләт премиясе бирелә.

Бөек Ватан сугышы елларында Үзәк авиацион моторлар төзү институты (ЦИАМ) белән бергә Өфегә эвакуацияләнә. 1942-1943 елларда Өфе авиацион институтының авиацион двигательләр конструкциясе кафедрасы мөдире.

1945 елда ул профессор гыйльми исеме ала.

1962 елдан хаклы ялда, ләкин 1988 елда вафат булганга кадәр Үзәк авиацион моторлар төзү институтында профессор-киңәшче сыйфатында эшләвен дәвам итә.

Вячеслав Иосифович Дмитриевский ватан фәне һәм техникасы тарихына ватан авиацион двигательләр төзү пионерларның берсе буларак кереп кала, ул пешкәкле һәм турбореактив авиацион двигательләр өчен калаклы машиналар төзүче.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 1,13 ДМИТРИЕВСКИЙ Вячеслав Иосифович (1902-88) // Авиация : энциклопедияБольшая российская энциклопедия, ФГУП «ЦАГИ», 1994. — 735 бит — ISBN 978-5-85270-086-5