Владислав Валерьевич Шапша (1972 елның 20 сентябре, Обнинск, Калуга өлкәсе, РСФСР, ССРБ) — Россия дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 2020 елның 16 сентябреннән Калуга өлкәсе губернаторы (2020 елның 13 февраленнән 16 сентябренә кадәр Калуга өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы). 2020 елның 13 июненнән «Бердәм Россия» партиясенең Калуга төбәк бүлеге секретаре.

Владислав Шапша
Туган 20 сентябрь 1972(1972-09-20) (51 яшь)
Обнинск, Калуга өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Әлма-матер Обнинский институт атомной энергетики НИЯУ МИФИ[d] һәм Дәүләт идарә университеты[d]
Һөнәре сәясәтче, дәүләт эшлеклесе
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Владислав Шапша Викиҗыентыкта

Обнинск администрациясе башлыгы (2015 елның 27 октябреннән 2020 елның 13 февраленә кадәр; 2015 елның 18 сентябреннән 27 октябренә кадәр Обнинск администрациясе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы)[1].

Тормыш юлы үзгәртү

Владислав Шапша 1972 елның 20 сентябрендә Калуга өлкәсенең Обнинск шәһәрендә туа. 1995 елда «Гамәли математика» белгечлеге буенча Обнинск атом энергетикасы институтын тәмамлый, инженер-математика квалификациясен ала. 2003 елда «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча Дәүләт идарә университетын тәмамлый.

1995 елда Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына алына. Флотта Североморск шәһәрендә хезмәт итә. Запас офицеры[2].

1997 елда запаска киткәннән соң, Обнинск шәһәре мәшгульлек үзәгенә эшкә урнаша. Белгечтән директор урынбасарына кадәр юл уза.

2002 елда губернатор урынбасары консультанты сыйфатында Калуга өлкәсе губернаторы администрациясенә эшкә күчә.

Ике ел дәвамында, 2004 елдан 2006 елга кадәр, Калуга өлкәсенең «Знамя» газетасы башкарма директоры булып эшли.

2006 елда Обнинск шәһәре администрациясендә эшләр идарәчесе, башлык урынбасары булып эшли башлый[3].

Обнинск шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе һәм рәисе урынбасары булып эшли[4].

2015 елның 18 сентябрендә Обнинск шәһәре администрациясен вакытлыча башкаручы буларак җитәкләгән, ә аннары, 27 октябрьдә, әлеге вазыйфага Обнинск шәһәр җыены депутатлары тарафыннан сайлан (30 депутатның 29ы үз тавышларын аның өчен тавыш биргән)[5].

«Бердәм Россия» партиясенең Обнинск җирле бүлекчәсе политсоветы әгъзасы[6].

2018 елда блогер Илья Варламовның «БДСМ» («Большая Дорога С Мэром») тамашасында катнашкан[7].

Калуга өлкәсе белән 20 елга якын җитәкчелек иткән Анатолий Артамонов отставкага китүеннән соң, 2020 елның 13 февраленнән — Калуга өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы[8].

2020 елның 13 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә Калуга өлкәсе губернаторы сайлауларында 71,19% тавыш җыеп, җиңү яулый. 2020 елның 16 сентябрендә өлкә губернаторы вазыйфасына керешә[9].

2020 елның 21 декабрендә Россия Президенты указы белән ил Дәүләт Советы составына кертелә[10].

Гаилә үзгәртү

Өйләнгән, бала тәрбияли[11].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Калып:Россия субъектлары җитәкчеләре