Владимир Третьяков (1890)

Владимир Третьяков (6 гыйнвар 1890 ел31 гыйнвар 1970 ел) — галим-акушер гинеколог. 1946 елдан Башкорт дәүләт медицина институты укытучысы, шул исәптән 1968 елга кадәр акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире. 1946-1967 елларда Башкортстан акушер-гинекологлар җәмгыяте җитәкчесе. Медицина фәннәре докторы (1942), профессор (1935). Башкорт АССРның атказанган табибы (1957), ССРБның сәламәтлек саклау отличнигы (1945).

Владимир Третьяков

Биографиясе үзгәртү

Владимир Всеволодович Третьяков 1890 елның 6 гыйнварында Казан губернасының Зөя авылында (Татарстанның Свияжск шәһәре) туган.

Хезмәт юлы үзгәртү

1915 елда Казан университетын тәмамлаган.

1920 елдан бирле Томск университетының акушерлык-гинекологик клиникасында эшләгән.

1924 елдан бирле Омск медицина институтында укыткан.

1935 елда - Төрекмән медицина институтының акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире (Ашхабад).

1946 елдан Башкорт дәүләт медицина институты укытучысы, шул исәптән 1968 елга кадәр акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире.

1946-1967 елларда Башкортстан акушер-гинекологлар җәмгыяте җитәкчесе.

1947 елдан алып 1968 елга кадәр Башкорт медицина институтының акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире вазыйфасында эшләгән.

Галимнең фәнни эшчәлеге йөклелек патологиясе, бала тудырганнан соң септик өзлегү, хатын-кызга бала тудыруда рациональ ярдәм күрсәтү һәм авыртуны басу, акушерлык ярдәмен, акушерлыкта һәм гинекологиядә операция җитештерү техникасын камилләштерү, шул исәптән кесарева сечения операциясе проблемаларына, халыкка медицина ярдәмен оештыруга, хатын-кызларның җенси өлкәсенә йогынты ясарлык хезмәт шартларын өйрәнүгә һ. б. багышланган.

40-тан артык гыйльми хезмәт авторы. 1942 елдан - медицина фәннәре докторы, 1935 елдан - профессор.

Владимир Всеволодович Третьяков 1970 елның 31 гыйнварында Уфа шәһәрендә вафат була.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • 1945 - ССРБ-ның сәламәтлек саклау отличнигы
  • 1957 - БАССР-ның атказанган табибы

Әдәбият үзгәртү

  • Третьяков, Владимир Всеволодович.

Некоторые материалы по обезболиванию родов [Текст] / Проф. Третьяков. — Ашхабад : Туркменгосиздат, 1936. — Обл., 21 с.; 21 см. FB Я 234/1422 FB Я 234/1423 Дата поступления в ЭК — 10.02.2016

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү