Владимир Кавардаков
Кавардаков Владимир Александрович (22 май 1937 ел ) — совет һәм КПСС фирка эшлеклесе, 1991 елдан КПСС-ның Аскын райкомның беренче секретары, Башкортстан Республикасы Югары Советының азык һәм аграр мәсьәләләр буенча комиссия әгъзасы. Башкорт АССР-ның атказанган инженеры.
Җенес | ир-ат |
---|---|
Туу датасы | 22 май 1937 (87 яшь) |
Туу урыны |
Россия БАССР, РСФСР, СССР Аскын районы, БАССР, РСФСР, СССР Аскын, БАССР, РСФСР, СССР |
Һөнәр төре | инженер |
Башкарган вазыйфа | Народный депутат Республики Башкортостан[d] |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт аграр университеты |
1990 елның 11 октябрендә БАССР-ның уникенче чакырылыш Югары Советының өченче сессиясендә Башкортстанның дәүләт суверенитеты турында Декларациясен кабул иткән Башкорт АССРның 12-нче чакырылыш Югары Советы депутаты.
Биографиясе
үзгәртүКавардаков Владимир Александрович 1937 елның 22 майында Башкорт АССР ының Аскын районы Аскын авылында туган. Милләте буенча рус, югары белемле — 1966 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.
Хезмәт юлын, 1955 елда, авыл хуҗалыгы механизациясе училищесен тәмамлагач, комбайнер булып башлый. 1956-1959 елларда армиягә чакыртыла. Армиядән соң институтта укый. Институтны тәмамлагач, районның «Сельхозтехника» берекмәсеннәр олы, баш инженер, управляющий булып эшли. Төзәтү-техник предприятиесенең директоры була. 1991 елдан КПСС-ның Аскын райкомның беренче секретары.
Аскын районы, 157-нче Аскын сайлау округы Башкорт АССРның 12-нче чакырылыш Югары Советының халык депутаты итеп сайлана. Башкортстан Югары Советының азык һәм аграр мәсьәләләр буенча комиссия әгъзасы.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
үзгәртү«Мактаулы Билгесе» ордены, Башкорт АССР-ның атказанган инженеры
Карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 104