Станьял Виталий Петрович (чын исеме Виталий Петрович Никитин; 01.01.1940, Чуаш АССРның Чабаксар районы Кече Сөндер авылы) — әдәбият белгече, шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе, туган якны өйрәнүче, филология фәннәре кандидаты (1984), СССР Журналистлар берлеге әгъзасы (1968). Туган якны өйрәнүчеләр берлеген (1991), Чуаш милли конгрессын оештыручыларның берсе (1992).

Виталий Станьял
Туган 1 гыйнвар 1940(1940-01-01) (84 яшь)
Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты
Һөнәре язучы
Эш бирүче И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Биография үзгәртү

Виталий Петрович 1940 елның 1 гыйнварында Чуаш АССРның Чабаксар районы Кече Сөндер авылында туа.

1962 елда Чуаш дәүләт педагогика институтын тәмамлый. Уку вакытында «Яшь коммунист», «Советская Чувашия», «Коммунизм ялаве» газеталарында мәкаләләр яза, укытучы-методист булып эшли.

1969 елдан Чуаш дәүләт университетында укыта, Чуаш әдәбияты кафедрасы мөдире.

1993-2010 елларда Чуаш дәүләт гуманитар фәннәр институтында өлкән фәнни хезмәткәр, әдәбият белеме һәм фольклористика бүлеге мөдире булып эшли.

1991 елда аның инициативасы белән 1921 елда «Туган якны өйрәнү җәмгыяте» дип аталган чуаш туган якны өйрәнүчеләр берлеге торгызыла. 1991-2008 елларда Виталий Станьял Чуашия туган якны өйрәнүчеләр берлеге рәисе булып эшли. Аның җитәкчелегендә республикада туган якны өйрәнү буенча актив эш алып барыла, район тарихы буенча китаплар нәшер итә башлый, районнар энциклопедияләрен төзи. 1991 елдан Чуаш Милли Академиясе вице-президенты. 1992 елдан-чуваш милли конгрессының вице-президенты, Зур Советы Рәисе. Чуаш халык академиясе һәм Чуаш туган якны өйрәнүчеләр берлегенең мактаулы президенты.

К.Иванов, А. Андреев, В. Рзай, Г. Тал-Мрза, Д. Петров-Юман, П. Хузангай, М. Сеспель, Г. Тимофеев мирасын, кече жанр, этнорелигия һәм локаль культуралар тарихын, Чабаксар районы халкының тарихын, мәдәнияте һәм көнкүрешен өйрәнә. 80нән артык фәнни хезмәт, шул исәптән монографияләр, дәреслекләр һәм уку әсбаплары, шулай ук шигъри җыентыклар авторы.

Чыганаклар үзгәртү