Виталий Логинов
{{MyTatarstan2022
Тормыш юлы =
үзгәртүВиталий Логинов 1950 елның 20 мартында Казанда туа. 1973 елда Казан төзелеш-инженер институтының архитектура факультетын тәмамлый[1].
1973—1990 елларда — Казан шәһәренең Ленин районы архитекторы. 1990—1992 елларда — баш архитектор урынбасары. 1992—1995 елларда — Казан шәһәренең баш архитекторы.
1994 елда «ВЕЛП» шәхси иҗат остаханәсен оештыра һәм аның беренче җитәкчесе була. 1995—2005 елларда — Казан хакимияте башлыгы каршындагы Баш архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары.
2006 елның маеннан — Татарстан Республикасының Архитекторлар һәм проектлаучылар берлеге идарәсе рәисе.
Аның турыдан-туры җитәкчелегендә һәм аның катнашында берничә әһәмиятле объектлар проектлана һәм төзелә: Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсе бинасы, Казанның төньяк-көнчыгыш өлешендәге җентекле планлаштыру проекты, «Болгар» мәчете, Татарстан Республикасының Зур концерт залы, вокзал алды мәйданы, ТР Эчке эшләр министрлыгы бинасы. Аның «ВЕЛП» остаханәсе проектлары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт зур концерт залы, Казан Кремлендә Татарстан Президенты резиденциясе интерьерлары һәм Казан мэриясе биналары комплексы реконструкцияләнә. Аның җитәкчелегендә Казанда «Баскет-холл» һәм пенсия фонды биналары, «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексы, «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексы төзелә[2].
2016 елның 10 сентябрендә вафат була[3].
Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр
үзгәртү- Хөрмәт Билгесе ордены белән бүләкләнгән.
- Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты (1999).
- Татарстан Республикасының Атказанган архитекторы.