Виктор Хәкимов (10 сентябрь 1946 ел) — галим-физик, җәмәгать эшлеклесее. Техник фәннәр кандидаты (1984), өлкән гыйльми хезмәткәр (1990). Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе (2006), СССРның уйлап табучысы (1985).

Виктор Хәкимов
Туган 10 сентябрь 1946(1946-09-10) (77 яшь)
Татар Малаязы, Салават районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре физик, геофизик
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр нәмзәте[d]
Гыйльми исем: старший научный сотрудник[d]

Биографиясе үзгәртү

Виктор Сәлим улы Хәкимов 1946 елның 10 сентябрендә Башкорт АССРның Салават районы Татар Малаязы авылында туган.

1964 елда Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә һәм «физик, физика укытучысы» һөнәре буенча аны 1969 елда тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген шул ук елда юллама буенча Салават районының үзәге Малаяз авылында укытучы булып башлый. Биредә урта мәктәптә һәм интернат-мәктәптә физика укыта.

1970-1971 елда хәрби хезмәткә алына, аны СССР Кораллы Көчләренең Төньяк флотында үтә.

Запаска кайтарылганнан соң, хезмәт эшчәнлеген Уфа шәһәрендә Башкорт дәүләт медицина институтының физика кафедрасында ассистент вазыйфасында дәвам итә.

1973-1985 елларда Башкорт дәүләт университетының Фәнни-тикшеренү секторында өлкән инженер һәм өлкән гыйльми хезмәткәр була.

1983 елда «нефть һәм газ ятмаларын тикшерү һәм файдалану» һөнәре буенча читтән торып Мәскәүдәге Бөтенсоюз нефть гыйльми-тикшеренү институтының аспирантурасынтәмамлый һәм 1984 елда «техник фәннәр кандидаты» гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1985-1986 елларда яшь галим «Башкортстан нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институты»ның БашНИПИнефть бораулау техникасы һәм технологиясе бүлегендә өлкән гыйльми хезмәткәр.

Аннары 1989 елга кадәр СССР Нефть сәнәгате министрлыгының «Союзнефть» фәнни-җитештерү берләшмәсенең нефть чыгаруны арттыруның вибродулкын технологияләре бүлегендә өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли.

1989 елдан Виктор Хәкимов ВНИИнефтепромгеофизика гыйльми-тикшеренү институтының скважиналарны сынау техникасы һәм технологиясе бүлегенең өлкән гыйльми хезмәткәре, 1993 елдан — «Геофизика» фәнни-җитештерү фирмасы итеп үзгәртелгән бу акционерлар җәмгыятенең «Тест инженер үзәге» филиалы директоры, 2015 елдан — җир катламнарын тикшерү бүлеге җитәкчесе була.

«Геофизика» фәнни-җитештерү фирмасының Гыйльми советы юллавы буенча 1990 елда СССР-ҙың Юғары Аттестация Комиссияһы Виктор Хәкимовка «өлкән гыйльми хезмәткәр»» фәнни вазифасы бирә. Галим 90 нан артык фәнни мәкалә авторы һәм автордашы.

1985 елдан ул «СССРның уйлап табучысы».

2006 елда «Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

2011 елда Виктор Хәкимов «Салават Юлаев варислары» төбәк җәмәгать оешмасы оештыра һәм аның Советына рәислек итә.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе (2006)
  • СССРның уйлап табучысы (1985)
  • «Выдающийся геофизик Комаров С. Г.» медале (2011)
  • «Башнефтегеофизика» акционерлар җәмгыятенең атказанган хезмәткәре (2016)
  • Ауразия геофизик җәмгыять дипломнары (2005, 2016).

Вакытлы матбугатта үзгәртү

  • Зәйтүнә ӘЙЛЕ. Салаватның нәсел тамырлары... актамырдай калыкты кабаттан. «Киске Уфа» гәзите, 2014 ел, 26 июнь[1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Киске Өфө» гәзите, 2014 йыл, 26 июнь(Тикшерелгән 8 гыйнвар 2019)

Әдәбият үзгәртү

  • Земля салаваткая, земля батыра./ Автор-составитель: Сабирьянова С. Г. — Уфа: АН РБ, Гилем, 2010. — 400 с.(рус.) (Тикшерелгән 8 гыйнвар 2019)

Сылтамалар үзгәртү