Виктор Гараджа

Виктор Иванович Гараджа (1929 елның 1 сентябре) — совет һәм Россия фәлсәфәчесе һәм социолог, дин фәлсәфәсе, дин белеме, дин социологиясе буенча белгеч. Фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Россия мәгариф академиясенең хакыйкый әгъзасы (1995)[1].

Виктор Гараджа
Туган 1 сентябрь 1929(1929-09-01) (95 яшь)
Әлма-матер МДУның фәлсәфә факультеты[d]
Һөнәре галим, социолог
Эш бирүче РФА Фәлсәфә институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: член-корреспондент Академии педагогических наук СССР[d]

Тормыш юлы

үзгәртү

Виктор Гараджа 1929 елның 1 сентябрендә туа. 1952 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының фәлсәфә факультетын тәмамлый. 1955 елда университетның аспирантурасын тәмамлый, шунда ук укыта.

Фәнни атеизм институтында (1981—1990 елларда — директор), КПСС ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр Академиясе һәм ССРБ Фәннәр академиясенең фәлсәфә институтында эшли.

1955 елда М. В. Ломоносов исемендәге МДУда «Органик дөнья үсеше теориясе барлыкка килү процессында материализм һәм идеализм көрәше» темасы буенча фәлсәфә фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[2].

1969 елда М. В. Ломоносов исемендәге МДУда «Неотомизм һәм фәнни белем: (фәннең неотомистик концепциясе тәнкыйтьчесе)» темасы буенча фәлсәфә фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[3].

1992 елдан — МДУ социология факультетының тарих һәм теориясе кафедрасы профессоры. МДУ социология факультетының хәзерге заман социология кафедрасы профессоры.

Махсус советлар әгъзасы: РФА фәлсәфә институтында «Фәлсәфә тарихы» һәм М. В. Ломоносов исемендәге МДУ социология факультетының «Теория, методология һәм социология тарихы» белгечлеге буенча.

«Государство, религия, Церковь в России и за рубежом» журналының редакция коллегиясе әгъзасы.

Фәнни хезмәтләр

үзгәртү
  • Гараджа В. И. Неотомизм — разум — наука: (Критика католической концепции научного знания) / Моск. гос. ун-т им. М. В. Ломоносова. Кафедра истории и теории атеизма. — М.: Мысль, 1969. — 215 с.
  • Гараджа В. И. Протестантизм. — М.: Политиздат, 1971. — 200 с. — (Библиотека «Современные религии»).
  • Гараджа В. И. Религиеведение. Учебное пособие для студентов высш. учеб. заведений и преп. ср. школы. — 2-е изд., дополненное. — М.: Аспект Пресс, 1995. — 351 с. — ISBN 5-7567-0007-2
  • Гараджа В. И. Социология религии. Учебное пособие для студентов и аспирантов гуманитарных специальностей. — М.: Наука, 1995 — 223 с.
  • Гараджа В. И. Социология религии. Учебное пособие для студентов и аспирантов гуманитарных специальностей. — 3-е изд., переработанное и дополненное. — М.: ИНФРА-М, 2005. — 348 с.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Гараджа, Виктор Иванович. Социологический факультет МГУ. әлеге чыганактан 2016-09-24 архивланды.
  2. Гараджа В. И. Борьба материализма и идеализма в процессе становления теории развития органического мира : Автореферат дис. на соискание учен. степени кандидата филос. наук / Моск. гос. ун-т им. М. В. Ломоносова. Филос. фак. — Москва, 1955. — 20 с.
  3. Гараджа В. И. Неотомизм и научное познание : (Критика неотомистской концепции науки) : Автореф. дис. на соискание учен. степени д-ра филос. наук : (625) / [Моск. гос. ун-т им. М. В. Ломоносова. Филос. фак.]. — Москва : Изд-во Моск. ун-та, 1969. — 27 с.

Сылтамалар

үзгәртү