Википедия бәхәсе:Еллар язу кагыйдәләре

Соңгы шәрех: 5 ел элек элек IlnarSelimcan язды

Бу нчы/нче кушымчасын язмаска карар кылу бик кызганыч нәрсә минемчә, чөнки кайвакыт бу кушымчаны язмау аркасында минемчә шактый буталчылык килеп чыга, бигрәк тә "кечкенә" еллар белән эш иткәндә. Һәрвакыт "безнең эраның" яки "безнең эрага кадәр" дип язып торасы килми. Мәсәлән:

(1) "Безнең эраның өченче гасырына берничә зур алман кабиләсе формалаша: алеманнар, франклар, хаттлар, саксоннар, фризлар, сикамбрилар, тюринглар. 260 ел тирәсе (укы: 260 ел дәвамында) алман халыклары Рим империясе хакимлегендә булган җирләргә үтеп керә."

vs

(2) Безнең эраның өченче гасырына берничә зур алман кабиләсе формалаша: алеманнар, франклар, хаттлар, саксоннар, фризлар, сикамбрилар, тюринглар. 260 нчы ел тирәсе алман халыклары Рим империясе хакимлегендә булган җирләргә үтеп керә.

(Мисал Алмания мәкаләсеннән).

Минем әйтергә теләгәнем исә (2). Бәлки татарчам бик яхшы түгелдер (мондый аңлашылмаучанлыктан качып котылып буладыр диюем), әмма тарихка кагылышлы мәкаләләрдә я параграфларда мондый күпмәгънәлелек еш очрый минемчә.

Шунлыктан мәкалә язучы нчы/нче кушымчасын язуны кирәк дип тапкан икән, аларны бетермәскә чакырам. IlnarSelimcan (бәхәс) 8 авг 2018, 21:27 (UTC)Җавап бирергә

«Еллар язу кагыйдәләре» проекты битенә кире кайту.