Википедия:Портал ясау
Бу бит Татар Википедиясе'нең киңәш-кулланмаларына керә. Тасвирланган тәртип буенча эш итү киңәш ителә. Әммә дә ләкин монда язылганы — догма түгел. Саф-сәламәт акылга нигезләнеп атлагыз. Бу битне үзгәрткәнче, сез кертергә уйлаган текст консенсуска туры килгәнен тикшереп алыгыз. Шөбхәләр туган очракта, аларны бәхәс битендә белдерсәгезче.
|
Татар Википедиясендә портал ясау кулланмасы. Википедиядә калыплар системасы белән таныш булган кешеләргә юнәлгән.
- Порталның исеме Портал: белән башлануын тикшерегез. Бу очракта ул мәкалә булып саналмый, аерым төркемгә карый.
- {{Портал калыбы}} ярдәмендә Порталның баш битендә төп структура ясагыз. Мисал булып География порталын карый аласыз.
- Арерым блокларга багышланган битләрне булдырыгыз. Алар Портал:Портал исеме/Блок исеме принцибы буенча аталырга тиеш.
- Портал:Портал исеме/Таб битен булдырыгыз. Анда тема буенча навигация урнаша (Мисал: Портал:География/Таб).
- Портал:Портал исеме/Заставка битен булдырыгыз. Анда уң якта күренә торган рәсем урнаша. Аны Сез теләгән вакытта алыштыра аласыз.
Порталны яңартырга онытмагыз. Уңышлар!