Википедия:Марафоннар/Вики моданы ярата/2021
«Вики моданы ярата @ 2021» — мода өлкәсенә караган шәхесләр, вакыйгалар, тукыма-киемнәр, технологияләр темасына багышланган Википедия һәм башка Викимедиа проектлары эчендә материалларны үстерү буенча халыкара марафон-бәйге.
Иҗади проектның авторы — итальян хатын-кыз вики-волонтёрлары төркеме WikiDonne — дөньяның башка илләрдәге вики-берләшмәләр белән хезмәттәшлектә ел саен сентябрь-октябрь айларында үткәреп тора.
Бу битнең кыска адресы https://w.wiki/45sM
Үткәрелү вакыты
- Бәйгенең старты: 18 сентябрь 2021 (Мәскәү вакыты буенча иртәнге 03:00:00 дән).
- Бәйгенең финишы: 18 октябрь 2021 (Мәскәү вакыты буенча иртәнге 02:59:59 кадәр).
Катнашу
Бар булдырылган яки яхшыртылган татар телле Википедия мәкаләләрегезне уртак халыкара таблицасына кертәсез. Һәрбесе өчен бәйле балларны үзегез билгелисез.
Тат.Википедия эчендә дә катнашуыгызны күрсәтү
- Татарча Википедиядә булдырылачак һәм яхшыртылачак мәкаләләрнең бәхәс битенә {{Вики моданы ярата 2021 бәйгесе мәкаләсе}}, катнашкан кулланучы битенә исә {{Вики моданы ярата 2021 бәйгесе катнашучысы}} калыбын урнаштыру тәкъдим ителә.
- Гадәттәгечә катнашучы сертификатлары һәм финалист дипломнары әзерләнә, баллар буенча алдынгы 3 катнашучы шулай ук «Татарча Википедиядә мода илчесе» (ингл. Tatar Wikipedia Fashion Ambassador 2021) дәрәҗәсенә лаек була.