Википедия:Югары арбитраж шурасы/Оештыру

Татар Википедиясендә Арбитраж комитетын төзү тәкъдиме чыкты. Әлеге комитет Татар Википедиясенең иң югары инстанциясе булырга тиеш, һәм аның карарлары аерым хәләт йөртергә тиеш. Әлеге сәхифәдә Татар Википедиясенең Арбитраж комитеты турында бәхәс оештырырга тәкъдим итәм. Һәр пунктка үз тәкъдимнәрегезне, төзәтүләрегезне кертергә курыкмагыз.--Рашат Якупов 7 июн 2010, 15:40 (UTC)[җавап бирергә]

Арбитраж комитеты исеме үзгәртү

Әлеге исем турыдан-туры рус теленнән алынды. Минемчә, аны матур итеп татар теленә тәрҗемә итергә кирәк. Тәкъдимнәрегез?--Рашат Якупов 7 июн 2010, 15:40 (UTC)[җавап бирергә]

Югары мәхкәмә комитеты яхшырак түгелме? Яки комитетсыз гына - югары мәхкәмә. Яисә берәр ничек низаг сүзе белән. -- Marat Vildanov 8 июн 2010, 19:17 (UTC)[җавап бирергә]
Мәхкәмә сүзен куллану минемчә бик үк уңайлы түгел, чөнки комитет вәкаләтләренә конфликтларны чишү генә керми. Шәхсән миңа Югары ... комитеты варианты ошый.
Югары шура---Шәйхи 18 июн 2010, 10:01 (UTC)[җавап бирергә]

Алайса, Югары арбитраж шурасы варианты ничек?--Рашат Якупов 18 июн 2010, 13:12 (UTC)[җавап бирергә]

Бик әйбәт ! - --Шәйхи 22 июн 2010, 09:09 (UTC)[җавап бирергә]

Каршы торганнар булмаса, Югары арбитраж шурасы исемен кабул итәбез.--Рашат Якупов 26 июн 2010, 12:03 (UTC)[җавап бирергә]

Арбитраж комитеты вазыйфалары һәм хокуклары үзгәртү

Арбитраж комитеты нәрсә эшли ала? үзгәртү

Бүләеләрне һәр Википедияче тапшыра ала. Әйтик, Сез үз проектны эшләп, анда катнашкан кешеләргә Википедия медален тапшыра аласыз.--Рашат Якупов 18 июн 2010, 13:13 (UTC)[җавап бирергә]

Сайлау үзгәртү

Минемчә, барлыгы Арбитраж комитетына 3 кеше керергә тиеш. Шулай ук Арбитраж комитеты рәисе вазыйфасын кертергә тәкъдим.--Рашат Якупов 7 июн 2010, 15:40 (UTC)[җавап бирергә]


Арбитраж комитеты кирәклеге үзгәртү

Минемчә, әлегә андый комитет кирәкми. Кеше барыбер аз, конфликтлар да килеп чыкмый. -- Marat Vildanov 7 июн 2010, 15:45 (UTC)[җавап бирергә]
Ләкин Википедиядә югары идарә итү органы булырга тиеш бит. Әйтик, «Викимедиа» кебек органы чыннап та кирәкми, ләкин төрле сорауларны чишә торган вәкаләтле оешма булу мәҗбүри. Конфликтларга килгәндә исә, инде хәзер кайбер четерекле сораулар килеп чыга. Аларны иң баштан Арбитраж комитеты чишсә, әйбәтрәк булыр иде.--Рашат Якупов 7 июн 2010, 16:00 (UTC)[җавап бирергә]
Маратның сүзенә кушылам. Дөресен әйткәндә, мондый органның максаты бик шикле. Соңгы вакытта узган иң күп кеше катнашкан тавыш бирүдә 8 кеше катнашты. Аларның икесе генә викигә еш керәләр, икесе дә админ. Аңлаганымча, арбитраж комитетка админнар керә алмый. Соңгы 30 көндә викигә 9 актив кулланучы керде. 9 кешелек җәмгыять өчен шуның хәтле бюрократик көйләнмәләр кирәк микән? Минемчә, 100 кешедән аз булган һәр җәмгыять сорауларны ачык тавыш бирү белән чишә ала. --Timming 7 июн 2010, 16:52 (UTC)[җавап бирергә]

Яңадан кызык булып чыга бу. "Әле иртә, хәзер кирәкми" дигән сүзләр безнең Википедиябез девизына әверелә бара ахрысы. Максаты нишләп шикле булганың аңламадым. Минемчә, Википедиягә идарә итү органы кирәк. Каршы чыксагыз, әлбәттә, бу инициативаны да (бәлки, санап барырга?) алып атабыз.--Рашат Якупов 7 июн 2010, 17:50 (UTC)[җавап бирергә]

Мондый инстанция һичшиксез кирәк, тик соңарак. Актив катнашучылар саны кимендә 30га җыелгач. --KhayR 8 июн 2010, 11:54 (UTC)[җавап бирергә]
Әйдәгез, бәлки, без аның кагыйдәләрен (сайлау, вазифалары һ.б.) эшләп чыгарыйк һәм шунда тукталыйк. Аннары, ул комитетсыз авыр була башлагач, ягъни чынлап та кирәк булгач, без аны сайларбыз. -- Marat Vildanov 8 июн 2010, 16:00 (UTC)[җавап бирергә]
Монысы белән ризалашып була=)--Рашат Якупов 8 июн 2010, 16:10 (UTC)[җавап бирергә]
Ок, сез хаклы. Минем бер дә "инициативага каршы кеше" ярлыгын ташыйсы килми. Арбитраж комитет кирәк икән - әйдәгез, ясыйк. --Timming 8 июн 2010, 17:37 (UTC)[җавап бирергә]
Алайса, әйдәгез, әлегә кагыйдәләрне билгелик, аларны кабул итик, ә соңарак карарбыз))--Рашат Якупов 8 июн 2010, 18:58 (UTC)[җавап бирергә]

Komitêt bôlsyn, lekin anyñ ichlew kagyjdeleri hem wekaletleri tugel rewichte bêlgilengen bôlyrga tijich. Jalanajak/Chamil Biktach. 78.138.171.157 11 июн 2010, 04:50 (UTC)[җавап бирергә]

Sezneñ belәn riza. Şunıñ өçen dә әleğe sәxifәdә qağıydәlәr һәm vәqalәtlәr turında bәxәs oeştırabız=)--Рашат Якупов 11 июн 2010, 05:08 (UTC)[җавап бирергә]
Хәтта иң кечкенә дәүләтләр дә, гомумән, дәүләтләр генә түгел, оешмалар, сайтларда ниндидер Шура яки комитетларсыз яши алмый. Безгә килеп чыгачак хәлләргә алдан ук әзерләнеп кую лязем. Килешәм, Комитетны төзик, әгзалар сайлыйк, ләкин аның эшен башламый торыйк. 1 нче чакырылыш комитет авыр хәлләр туганчы яшәсен, аннары карарбыз, Википедия үскәч, икенче чакырылыш җыярбыз. Вәссәлам! --Шәйхи 18 июн 2010, 10:00 (UTC)[җавап бирергә]
Êki Tatar jyjylganda uc fikir towa, dêjler ;-) Jalanajak 24 июн 2010, 20:37 (UTC)[җавап бирергә]