Вера Торопова ( 1915 - 2008 ) - Совет галиме- химик, укытучы, аналитик химия һәм полярография белгече, химия фәннәре докторы (1959), профессор (1960). КДУның атказанган профессоры (2004). ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе.

Вера Торопова
Туган 20 ноябрь 1915(1915-11-20)
Молога[d], Ярыслау гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 31 декабрь 2008(2008-12-31) (93 яшь)
Казан, Россия
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Ата-ана

Биография үзгәртү

Вера Федоровна Торопова 1915 елның 20 ноябрендә Ярославль өлкәсенең Молога шәһәрендә Федор Александрович Торопов гаиләсендә туган.

1933 - 1935 елларда Казан дәүләт технологик институтында һәм 1935 - 1938 елларда Казан дәүләт университетының химия факультетында укыган, һәм аны уңышлы тәмамлаган.

1938-1941 елларда аналитик химия кафедрасында аспирантурада белем алган.

1941 - 1943 елларда, Бөек Ватан сугышы вакытында оборона өлкәсендә 16 нчы заводның үзәк завод лабораториясендә өлкән инженер булып эшли [1] [2] .

1943 елдан Казан дәүләт университетында педагогик хезмәттә: башта ассистент, 1947 елдан - доцент, 1957 - 1986 - аналитик химия кафедрасы мөдире һәм 1986 елдан - шушы ук кафедра профессоры. Бер үк вакытта 1961-1964 елларда КДУда химия факультеты деканы булып эши [1] [2] .

1941 елда В.Ф. Торопова «Полярографическое исследование устойчивости некоторых комплексов железа и меди с карбоновыми кислотами» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

1959 елда «Исследование комплексных соединений металлов в растворах электрохимическими методами» темасына диссертация яклап, химия фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә ия була.

Югары аттестация комиссиясе боерыгы белән ул 1960 елда профессор гыйльми исеменә лаек була..

2004 елда - КДУның атказанган профессоры исеме бирелә [1] [2]

Фәнни һәм педагогик эшчәнлек үзгәртү

Вера Торопова 1962 елда ул Казанда узган полярография буенча Бөтенсоюз киңәшмәсендә катнаша һәм фәнни оештыручыларның берсе була. КДУның Гыйльми советы һәм СССР ФА аналитик химия буенча фәнни Совет Комиссиясе әгъзасы[1] [2] .

В.Ф. Торопова - 300 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән күпсанлы монографияләр. Аның җитәкчелегендә 5 тән артык доктор һәм 55 химия фәннәре кандидаты якланган.

В.Ф. Торопова педагогик эшчәнлеге өчен ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек булды. 1961 елда Ленин одены белән бүләкләнә [1] [2] .

Бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

    • Казанский университет, 1804—2004: Биобиблиогр. слов. / Гл. ред. Г. Н. Вульфсон. - Казань : Изд-во Казан. ун-та, Т. 3: 1905—2004 (Н—Я). — 2004. — 767 с. — ISBN 5-7464-0605-8
    • Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с. — ISBN 0-9530650-3-0
    • Вера Фёдоровна Торопова / Л. А. Анисимова, Г. К. Будников. - Казань : Изд-во Казан. ун-та, 2004. — 26 с. (Выдающиеся ученые Казанского университета). — ISBN 5-7464-0600-7

 

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү