Венера Зарипова
Венера Зинур кызы Зарипова (1966 елның 5 апреле, Ташкүмер, Ош өлкәсе, Кыргыз ССР, ССРБ ) — ССРБ спортчысы, индивидуаль күнегүләрдә нәфис гимнастиканы тәкъдим иткән. ССРБ халыкара класслы спорт остасы.
Венера Зарипова | |
---|---|
Туган | 5 апрель 1966 (58 яшь) Таш-Күмер, Җәлалабад өлкәсе, Кыргыз Совет Социалистик Җөмһүрияте, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Үзбәкстан милли университеты[d] |
Һөнәре | нәфис гимнастика спортсмены |
Тормыш юлы
үзгәртүВенера Зарипова 1966 елның 5 апрелендә Кыргыз ССРның Ташкүмер шәһәрендә туа. Венера гаиләдә бишенче, соңгы бала була[1]. Аның әнисе хуҗабикә була, әтисе шахтер булып эшләгән. Венера туганнан соң берничә елдан гаилә Өчкодыкка күчә. Нәфис гимнастика буенча беренче тренеры — Ольга Васильевна Тулубаева. Гимнастика хакына Венера музыкаль мәктәптә укуын ташлаган.
1978 елда Венера Ташкентка күчеп килә һәм спорт чыгышларын башлый. Тугыз яшендә Ташкәнтта тренер Ирина Винер белән таныша. 14 яшендә ССРБ җыелма командасы составына керә. Ирина Дерюгинаны җиңеп, 1981 елгы ССРБ чемпионатында күп төрле ярышта көмеш медаль яулый. Спорт карьерасы ахырында, 1988 елда, Венера Ташкәнт университетының юридик факультетын тәмамлый. Спорт чыгышлары имгәнү сәбәпле тәмамлый[2].
1990 елда Израильгә нәфис гимнастика буенча тренер итеп чакырыла[3].
1993 елда Израиль бизнесмены Давид Левига кияүгә чыга. 1995 елда кызлары Ирина туа, ә 2001 һәм 2003 елларда ике ул туа. Израильдә яши, тренер булып эшли, ил җыелма командасына күнегәләрдә булышкан.
Аның хөрмәтенә «Venera Cup» халыкара турниры үткәрелә[4].
Спорт нәтиҗәләре
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Легендарная советская гимнастка Венера Зарипова - о Кабаевой и Винер
- ↑ Комсомольская правда//Венера Зарипова и ещё 4 самые успешные воспитанницы Ирины Винер-Усмановой.(үле сылтама)
- ↑ ГТРК «Пенза» / В Пензе открыты соревнования по художественной гимнастике, archived from the original on 2015-06-10, retrieved 2021-04-09
- ↑ В Эйлате прошел турнир по художественной гимнастике «VENERA CUP-2012», archived from the original on 2019-03-27, retrieved 2021-04-09
- ↑ Итоги чемпионата мира 1983 года