Ватан каһарманнары көне
Ватан каһарманнары көне (кыскача Каһарманнар көне) - Россиядә ел да 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата (ял көне бирелми торган бәйрәм).
Ватан каһарманнары көне | |
---|---|
Сыйфат | Истәлекле көн |
Статуc
үзгәртү- 2007 елның 26 гыйнваренда Ватан Каһарманнары көне Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Дәүләт думасы тарафыннан тәкъдим ителде.
- 2007 елның 21 февраленда депутатлар тәкъдиме Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Федерация Шурасы тарафыннан уңай бәяләнде.
- 2007 елның 28 февралендә РФ Президенты фәрманы белән көченә керде.[1]
Максат
үзгәртүИстәлекле көнне кабул итү турындагы канунның аңлатма язуында: «Каһарман ата-бабаларны искә алу өчен генә түгел, Советлар берлеге Каһарманнарын, Россия Федерациясе Каһарманнарын, Дан ордены кавалерларын, Изге Георгий ордены кавалерларын хөрмәтләү өчен дә кабул ителә. Җәмгыятьтә Ватанга хезмәт итү идеалын булдыру максатында кертелә»,- дип язылган.
Тарих
үзгәртүРоссия империясендә, 1917 елгы Октябрь инкыйлабына кадәр, 7 декабрьдә (иске стиль белән 26 ноябрь) «Георгий хачы кавалерлары» көне билгеләп үтелгән. 1769 елда Россия патшабикәсе Екатерина II үзенең фәрманы белән Россия империясенең иң югары хәрби бүләге - «Изге Георгий император хәрби ордены»н әйләнешкә керткән була.
1917 елда хакимияткә килгән большевиклар «Георгий хачы кавалерлары» бәйрәмен юкка чыгарганнар һәм «Изге Георгий император хәрби ордены»н гамәлдән чыгарганнар.
2000 елда орденның статусы яңадан торгызылды. Россия Федерациясенең беренче «Георгий ордены» кавалеры – генерал-полковник Сергей Макаров.