Василий Филиппов (1958)

Түбән Кама шәһәре җәмәгать эшлеклесе, Түбән Кама муниципаль районы Советы депутаты

Василий Николай Филиппов (1958 елның 9 гыйнвары, Пермь өлкәсе, Добрянский районы, Түбән Красное поселогы) — Түбән Кама шәһәре җәмәгать эшлеклесе, Түбән Кама муниципаль районы Советы депутаты.

Василий Филиппов
Туган 9 гыйнвар 1958(1958-01-09) (66 яшь)
Татарстан АССР, Түбән Кама районы, Каенлы авылы
Ватандашлыгы РФ

Биографиясе үзгәртү

Филиппов Василий 1958 елның 9 гыйнварында Пермь өлкәсенең Добрянский районы Түбән Красное поселогында туган.

Хезмәт эшчәнлеген 1976 елда «Түбән Кама нефть химиясе комбинаты» ҖБ ремонт-механика цехының 2 разрядлы котельнигы булып башлый. Нефть химиясе комбинатында КИПиА слесаре, кабельле көч челтәрләре электромонтажнигы булып эшли. 1981-1988 елларда «Таттрансуправление» АТТДА өлкән инженер-технолог, ОТЭР төркеме өлкән инженер-җитәкчесе булып эшли. 1988 елда шәһәр сәламәтлек саклау бүлегенең АТХДА автотранспорт хуҗалыгы башлыгы итеп билгеләнә. 2012 елда «Түбән Кама шәһәренең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү Департаменты» МУП җитәкчелек итә. 2020 елда Филиппов В.Н. табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама Төбәкара идарәсенең дәүләти экологик күзәтчелек бүлеге башлыгы урынбасары итеп билгеләнә.

Филиппов Василий Николаевич актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара. Түбән Кама шәһәр Советының 4 чакырылыш депутаты итеп сайланган. 3 чакырылыш Түбән Кама шәһәр Советының шәһәр төзелеше, торак сәясәте, төзекләндерү, коммуналь хуҗалык һәм транспорт мәсьәләләрен алып баручы даими комиссиясен җитәкли. Түбән Кама шәһәр Советында «Бердәм РОССИЯ» фракциясе составында актив эшли.

Филиппов В. Н.җирле үзидарәне торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш кертте, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары арасында конструктив хезмәттәшлек, Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән чаралар кабул итүгә актив ярдәм итә.

Бүләк һәм премияләре үзгәртү

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, «РФ Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале, «2014 елда Казанда узачак XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI Параолимпия кышкы уеннары» истәлекле медале белән бүләкләнгән. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. «Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем, «Татарстан Республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау ветераны» исеменә лаек була.

Түбән Кама шәһәр Советының 2020 елның 21 февралендәге 11 номерлы карары белән Түбән Кама шәһәренең социаль-икътисади үсешенә, Түбән Кама шәһәре территориясендә җирле үзидарәне торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән, Түбән Кама шәһәр советында актив депутатлык эше, киң иҗтимагый-сәяси эшчәнлек өчен «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү