Басов Василий Александрович (18 (30 апрель 1812, Орел — 30 декабрь 1879 (11 гыйнвар 1880), Мәскәү)[2] — Мәскәү университетының ординар профессоры, физиолог һәм хирург, яшерен советник[3][4].

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
Туу датасы 18 (30) апрель 1812
Туу урыны Орёл, Россия империясе
Үлем датасы 30 декабрь 1879 (11 гыйнвар 1880) (67 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, Россия империясе
Җирләнгән урыны Ваганьков зираты[d]
Һөнәр төре табиб, хирург, физиолог, университет профессоры
Эшчәнлек өлкәсе Медицина[1], хирургия[d][1] һәм физиялугия[1]
Эш урыны Мәскәү император университеты[d]
Әлма-матер Мәскәү университетының медицина факультеты[d] һәм Мәскәү император университеты[d]
Академик дәрәҗә медицина докторы[d]
Аспирант яки докторантлары Синицын, Фёдор Иванович[d]
Гражданский чин яшерен киңәшче һәм хакыйкый дәүләт киңәшчесе

Биографиясе үзгәртү

Василий Александрович Басов мещан гаиләсеннән, иртә әти-әнисез кала, аның тәрбиясе белән сукыр олатасы шөгыльләнә. Орел өяз училищесында укый, аннары Орел гимназиясына укырга керә. Аны 1827 елда бетерү белән шәхси дәресләр биреп акча эшли һәм тик ике елдан соң гына, 1829 елда, мещаннар йәмгиәтенә котылу таныклыгы алгач (ягъни салым түләүче катламнан чыккач), Мәскәү университетына укырга керә [2][5]. Мәскәү университетының медицина факультетын 1833 елда лекарь исеме белән тәмамлый, 1834 елда ветеринария табибы, 1835 елда медик-хирург исемен ала. Мәскәү университетында О каменной болезни мочевого пузыря вообще и в частности об удалении камней через разрез в промежности» (1841) темасына диссертация яклап, медицина һәм хирургия докторы дәрәҗәсе ала, ул 1842 елның 28 гыйнварында раслана[6][3].

В.А.Басовның университетта хезмәте 1834 елда башлана, элек ветеринария фәннәре кафедрасы буенча прозектор, коллегия асессоры Александр Шмидтның ярдәмчесе вазифасын башкара; соңыннан үзе прозектор (1837-1843) була[2] ә 1843 елда өч елга чит илгә җибәрелә.

1846 елда кайткач, В. А. Басов хирургия клиникасында адъюнкт һәм теоретик хирургия һәм офтальмия укытучысы итеп билгеләнә. 1848 елның мартыннан — экстраординар профессор, ә 1852 елның августыннан — ике фән буенча ординар профессор. 1859 елдан бирле вафатына кадәр диярлек Басов — Мәскәү университетының оператив хирургия кафедрасы буенча ординар профессор һәм хирургия клиникасы директоры булып эшли[2]. 1863 елның июнендә Мәскәү университетының атказанган профессоры була[2][5].

Моннан тыш, Мәскәү медицина-хирургия академиясендә (1837-1840) физиология кафедра буенча репетитор була. Мәскәү хәрби госпиталендә ординатор (1848-1858) һәм Мәскәү кала дәваханәсенең өлкән табип (1850-1859) була.

Басов иң яхшы хирург-практик буларак билгеле була; Л.Ф.Змеев раславы буенча, ул «инҗил идеалына якын» табиб була.

Күп кенә чит ил һәм ватан фәнни җәмгиятләр әгъзасы булып тора.

Шереметев тыкрыгында, Мещерская йортында яши[7]. Пневмониядән вафат була[2][5]. Ваганьково зиратында җирләнә (6 нчы бүлем).

Фәнни тикшеренүләре үзгәртү

Тикшеренүләренең төп өлкәсе аш сеңдерү физиологиясе булган фәнни эшлекле буларак Басовка Рәсәйдә көнбатыш фәненең күп кенә камилләштерелгән алымнарын һәм принципларын беренче тапкыр куллану хокукы бирелә. Мәсәлән, тап Басов дөньяда беренче тапкыр этнең ашказанына фистула салу операциясен үткәрә. Прозектор буларак та, ул Мәскәү табиплардан беренче булып вивисекция ясый башлый, һәм 1850 еллар башында Мәскәүдә табиб Ивановның тамак чахоткасына трахеотомия үткәрә. Шулай ук, 1843 елда, терсәк буынның ватык урынын дәвалау өчен башлангыч тапкыр алебастр (гипс) куллана. Эшмәкәрлегенең төп өлкәләре булып муен һәм яңак шешләрен алу, биткә пластик операция, ампутациялә, кабырга ташлары тора. Шулай ук хайваннар өстеннән тәҗрибәләр куя, атап әйткәндә, кроликка роговицаны уңышлы утырта. Медицина уку методикасында новатор була: аның тарафыннан авыруларның зурайтылган сүрәтләре белән таблицалар төзелә, лекцияларда муляжлар, препаратлар һәм хайваннарда тәҗрибәләр күрсәтә[2].

Хезмәтләре үзгәртү

  • «De anate tetropode commentatio» (в «Bull. natural. de Mos.» и отд., M. 1840 г.);
  • «De lithiasi vesicae urinariae in genere et in specie; de extractione calculi per sectionem perinei» (M., 1841 г., докторская диссертация);
  • «Voie artificielle dans l’estomac des animaux» (в «Bull. d. natur. Mos.», 1843 год, и то же на русском языке в «Записках по части врачебных наук», 1843 г., кн. 2, и отд. отт.);
  • «Новый прибор для лечения перелома заднего отростка локтевой кости» (в «Записках по части врачеб. наук», 1843 г., кн. 2);
  • «О значении хирургии в кругу врачебных наук» (в «Военно-медицинском журнале», 1848 г., ч. LI и отд.);
  • «Отрывки из воспоминаний путешественника: а) о Парижском ботаническом саде, б) об анатомических собраниях и искусственных препаратах, и в) о медицинском преподавании» (в «Москвитянине», 1851 г., № 4);
  • «О могуществе природы и спасительном соединении её с хирургией при лечении болезней». Речь актовая 12 января 1851 г. (в «Московском врачебном журнале», 1851 г., отд. IV, стр. 76 и отд.; то же на латинском языке в речах университета);
  • «О подвздошной жировой грыже» (в «Московском врачебном журнале», 1851 г., отд. III, стр. 5, и отд.);
  • «Бродячая внутренняя рожа. Смертельная отечная жаба» (ib., отд. III, стр. 13, и отд.);
  • «Необыкновенной величины слюнной нащечный камень и о слюнных камнях вообще» (ib., отд. III, стр. 103);
  • «Успешная трахеотомия вследствие язв гортани» (ib., 1852 г.);
  • «Американский шов при зашивании пузыре-влагалищного свища, при кровоизлиянии в грудную клетку и т. п.» (в «Трудах II съезда естествоиспытателей и врачей», т. II).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Чешская национальная авторитетная база данных
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 Московские профессора, 2003
  3. 3,0 3,1 Словарь врачей, 1885
  4. Императорский университет / Адрес-календарь Москвы, изданный по официальным сведениям… / Под ред. А. В. Крестовоздвиженского. — М.: тип. Иогансона, 1873—1874. — Отд. I. — С. 106.
  5. 5,0 5,1 5,2 Российская профессура, 2003
  6. Императорский Московский университет, 2010
  7. Императорский университет / Адрес-календарь Москвы, изданный по официальным сведениям… / Под ред. А. В. Крестовоздвиженского. — М.: тип. Иогансона, 1873—1874. — Отд. I. — С. 106.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Басов Василий Александрович (неопр.). Летопись Московского университета. Дата обращения: 21 марта 2017.