Валерий Кухарчук

ССРБ һәм Россия кардиологы, РАМНА әгъза-корреспонденты (2002), РФА әгъза-корреспонденты (2014).

Кухарчук Валерий Владимирович (туган 30 октябрь 1941 ел, ССРБ, Татар АССРы, Яшел Үзән районы, Зөя авылы) — ССРБ һәм Россия кардиологы, РАМНА әгъза-корреспонденты (2002), РФА әгъза-корреспонденты (2014).

Валерий Кухарчук
Туган 30 октябрь 1941(1941-10-30) (83 яшь)
Зөя, Югары Ослан районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Н. И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты[d]
Һөнәре табиб
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Биографиясе

үзгәртү

1941 елның 30 октябрендә Татарстанның Яшел Үзән Свияжск авылында хәрби гаиләсендә туган.

1960-1963 еллар — Совет Армиясе сафында хезмәт итә.

1970 елда 2-нче Мәскәү медицина институтын «дәвалау эше» һөнәре буенча тәмамлый.

1975 елда — кандидатлык диссертациясе яклый, темасы: «Состояние коронарного русла, гемодинамики и сократимости миокарда при мерцательной аритмии».

1985 елда «Чрескожная транслюминальная ангиопластика в кардиологии — новый метод лечения больных реноваскулярной гипертонией и ишемической болезнью сердца» темасы буенч докторлык диссертация яклый.

1990 елдан — профессор дәрәҗәсе бирелә.

1983-2006 елларда — А. Л. Мясников исемендәге клиник кардиология институтының гемодиализ һәм плазмаферез лабораториясе җитәкчесе, генераль директорның фән буенча урынбасары (1989 буенча 2006 елдан алып), әлеге вакытта — атеросклероз проблемалары институты бүлеге җитәкчесе.

2002 елда — РАМНА-ның әгъза-корреспонденты .

2014 елда — РФА әгъза-корреспонденты.

Фәнни эшчәнлеге

үзгәртү

Кардиология өлкәсе белгече.

1970 елда клиник практикага селектив коронар ангиографиясе ысулларын кертү буенча беренче эшләрне башлаучыларның берсе. Илдә беренче булып реноваскуляр гипертония авыруына бөер артериясенә тире аша баллонлы ангиопластиканы башкара.

1970 елда коронар ангиография селектив ысулларын клиник практикага кертү буенча беренче эшләрне башлаучыларның берсе. Реноваскулярлы бөер артериясе гипертониясе тире аша баллонлы ангиопластиканы илдә беренче булып башкара.

Ватанда һәм чит илләрдә 250-дән артык гыйльми мәкалә һәм медицина монографияләр авторы һәм автордашы.

Аның җитәкчелегендә 23 кандидатлык һәм 10 докторлык диссертацияләре якланган.

«Атеросклероз», «Атеротромбоз», «Кардиоваскуляр терапия һәм аны профилактикалау», «Кардиологияда рациональ фармакотерапия» журналларының редколлегияләре составына керә .

Сылтамалар

үзгәртү