Валентина Чемберджи

Чемберджи Валентина Николаевна (11 март 1936 ел[1]) — Россия филологы, борынгы һәм яңа телләрдән тәрҗемә итүче, әдәбиятчы һәм мемуарист. Николай Чемберджи белән Заран Левинаның кызы. СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1982).

Валентина Чемберджи
Туган 11 март 1936(1936-03-11) (88 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты[d]
Һөнәре язучы, тәрҗемәче, филолог
Җефет Владимир Познер[d]
Балалар Екатерина Владимировна Чемберджи[d] һәм Мельников, Александр Маркович[d]
Ата-ана

Тормыш юлы һәм иҗаты үзгәртү

Мәскәү дәүләт университетының филология факультетының Классик филология бүлеген тәмамлый (1958). Чит ил телләре академиясендә һәм Мәскәү университетында латин, борынгы грек телләрен һәм роман телләре тарихын укыта. Ахилл Татийның «Левкиппа и Клитофонт», Самосатский Лукианның «Похвалы родине» әсәрен, Софокл белән Меннандраның тормышыннан антик таныклыкларны, шулай ук музыка турында китаплар, Сергей Рахманиновның хатларын һәм истәлекләрен, автобиографиясен, Стравинскийның мәкаләләрен, Леонард Бернстайнның «Музыка всем» китабын, Вуди Гатриның «Поезд мчится к славе» автобиографик повестен (В. Познер белән берлектә, 1968), Хантер Дэвисның «Авторизированная биография „Битлз“» (шулай ук В. В. Познер белән берлектә, 1990) һ. б. әсәрләрне тәрҗемә итә. Шулай ук И. И. Доронина белән берлектә Агата Кристиның «Автобиогафия»сен тәрҗемә итә.

Чемберджиның үзенең — «В путешествие со Святославом Рихтером», «В доме музыка жила», «О Рихтере его словами», «Истории Мнемозины» һ. б. китаплары — башлыча музыкага һәм музыкантларга багышланган. «XX век Лины Прокофьевой» (2008) китабы Сергей Прокофьевның хатыны Лина Ивановна Прокофьеваның биографиясен тәүге тикшерү булып тора. Рихтер һәм Алина Прокофьева турындагы китаплары инглиз, француз, испан һәм немец телләрендә тәрҗемә ителгән. Валентина Николаевна СССР Язучылар берлеге (1982) әгъзасы. 2012 елда «Астрель» нәшриятында «Собачья жизнь. Устар» китабы дөнья күрә. Анда авторның язмышын, үзенең тормышын һәм иҗатын билгеләгән күп санлы һәм күп төрле вакыйгалар турында бәян ителә. Россия византинисы С.А. Иванов әйтүенчә, латыннан аның беренче укытучысы була (мәктәп елларында шәхси дәреслекләр ала)[2].

Гаиләсе үзгәртү

Кызы (В. В. Познер белән никахтан) — композитор һәм пианист Екатерина Чемберджи (1960). Улы (математик С. М. Мельников белән никахтан) — пианист Александр Мельников (1973).

Әсәрләре үзгәртү

  • «В путешествии со Святославом Рихтером». Москва, РИК «Культура», 1993. (Переведена на французский, финский и немецкий языки.)
  • «Истории Мнемозины» «Разноцветные гаммы». Москва. Изд. «Присцельс», 1998.
  • «В доме музыка жила». Москва, Изд. «Аграф», 2002.
  • «О Рихтере его словами». Москва, Изд. «Аграф», 2004. (Переведена на итальянский язык.)
  • «XX век Лины Прокофьевой». Москва, Изд. «Классика — XXI», 2008. (Переведена на испанский язык.)
  • «Устар. Собачья жизнь». Москва, Изд. «Астрель», 2012.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Биография на сайте «Агентство ФТМ, Лтд.»
  • Валентина Чемберджи в «Журнальном зале»