Ваклап сату, ретейл яки ритейл (ингл. retail)[1][2][3] — куллану товарларын аз данәдә яки кечкенә күләмдә турыдан-туры сатып алучыларныц үзләренә сату.[1]

Ваклап сату
Сурәт
Моның каршысы оптовая торговля[d]
 Ваклап сату Викиҗыентыкта
Универсаль кибет сәүдә залы

Ваклап сәүдә итү — иң борынгы гына түгел, ә иң катлаулы сәүдә эшчәнлеге ул. Ваклап сатучы сатып алучыны нәкъ менә аның товарын алырга күндерергә, өстәвенә үзен (сәүдә итүчене) канәгатьләндерерлек итеп сата белергә тиеш.[4]

Сәүдә эшчәнлеге — кеше мәнфәгатьләре, күнекмәләре, тырышлыклары салынган гаять катлаулы һәм кызыклы өлкә.

Күчмә сәүдәгәрләр сәүдә эшенең беренче профессионаллары (ягъни яшәү өчен бары тик шушы эш белән генә акча табучылар) булалар. Алар инде берничә мең ел элек үк яшиләр. Русьта, мәсәлән, мондый сәүдәгәрләр (кырыктартмачылар) инде XIX гасырда ук шәһәрдән авыллар буйлап товарлар таратып йөргән. Алар сәүдәсенең асылы товарларны данәләп яки кечкенә генә күләмдә, әмма күп санлы сатьш алучыларга җиткерүдән гыйбарәт була. Сәүдә итүнең мондый борынгы формасы ваклап сату яки ваклап сәүдә итү (ягъни аерым-аерым, данәләп сату) дип атала.[5]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Тверской М. Ю. Глава 1. Философия торговли. // Retailing для русскоговорящих: управление предприятием розничной торговли(рус.). — СПб: Питер, 2022. — 480 с. — (Розничная торговля). — 2000 экз. — ISBN 978-5-4461-1926-4.
  2. Рынок ритейла: последние новости.
  3. Ритейл 2024.
  4. История розничной торговли.
  5. История розничной торговли (начало) как история поиска эффективности.