Вайю-Вата яки Вата-Вайю (IPA: ʋɑːyu-ʋɑːt̪ə) ул Зәрдөштлекнең дуаль-табигатьле җил (Вайю) һәм атмосфера (Вата) Илаһының Авеста теле исеме. Исемнәр шулай ук бер-берсеннән бәйсез рәвештә кулланыла, һәм "Вайю" исеме "Вата"дан ешрак очрый, әмма хәтта бәйсез рәвештә кулланылса да һаман да башка аспектны чагылдыра.
Бу берлек шартларга карап бер үк вакытта фәрештә табигатьле дә, шәйтани табигатьле, йә язата - "табынуга лаеклы" - йә даэва, Зәрдөштлек традициясендә ул шәйтан. Язма еш берсе, яки икенчесе турында сөйләгәндә "яхшы" эпитетын куллана.
Зәрдөштлек диненең Зурванизм юнәлешендә Вата-Вайю Зурванның ике кырын чагылдырган. Бу аңлату буенча Вайю-Вата "пространство"ны чагылдырган, шул ук вакытта башка ике кыр "вакытны" чагылдырган.
Вайю-Ватаның Һинд-Иран тамырлары бар һәм аның тарихи Ведик диндә исеме шул ук.

Кире ягында "Оадо" (Вайю - Вата) Илаһы белән Кушан хөкемдары Канишка I.

Санскритта һәм Һинд динендә үзгәртү

Вата сүзе дә, Вайю сүзе Санскритта яки Ведик традицияләрдә идентик диярлек мәгънәләргә ия. Гәрчә Ватаны чагылдыручы Илаһ булмаса да, һаваны чагылдыручы Вайю Илаһы бар. Вата сүзе һаман да күп Һиндстан телләрендә атмосфераны билгеләү өчен кулланыла. Һинди, Маратхи телләрендә, һ.б. атмосфера Ватаваран (वातावरण) дип атала, ул ике сүздән ясалган Вата, мәгънәсе Һава һәм Аваран (आवरण), мәгънәсе катлам.

Искәрмәләр үзгәртү

  • Dhalla, M. N. (1938), History of Zoroastrianism, Oxford: OUP, pp. 160, 219–221, 274–275