Вадим Кайбышев
Вадим Кайбышев (16 июль 1960 ел) — галим-хәрби табиб, югары мәктәп укытучысы. Медицина хезмәте полковнигы (2000). Медицина фәннәре докторы (2007), профессор. Башкортстан Республикасының атказанган табибы (2000).
Вадим Кайбышев | |
---|---|
Туган | 16 июль 1960 (64 яшь) Өрьяды, Мишкә районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | Россия Башкортстан |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт медицина университеты |
Һөнәре | галим, табиб, мөгаллим |
Хәрби дәрәҗә | полковник |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре докторы[d] һәм профессор |
Биографиясе
үзгәртүКайбышев Вадим Тимерҗан улы 1960 елның 16 июлендә Башкорт АССРның Мишкә районы Өръяды авылында туган. 1984 елда Куйбышев медицина институтының хәрби-медицина факультетын дәвалау-профилактика эше белгечлеге буенча тәмамлый[1].
Диплом алганнан соң, 1984-2009 елларда Кораллы көчләр сафында хезмәт итә: ГДР‐да Совет гаскәрләре төркемендә полк медицина пункты һәм медицина хезмәте начальнигы, 1989 елдан Идел буе хәрби округының санитария‐эпидемиология отрядлары начальнигы булып эшли. Запастагы медицина хезмәте полковнигы[2].
1992 елдан Башкорт дәүләт медицина институты һәм Башкорт дәүләт медицина университетында укыта, 1997 елдан уку буенча кафедра начальнигы, 2010 елдан сәламәтлек саклауның мобилизацион әзерләү һәм һәлакәтләр медицинасы кафедрасы мөдире. «Стратегия и принципы управления психосоциальный факторами профессионального риска врачей» темасына докторлык диссертациясе яклый.
Фәнни эшчәнлеге
үзгәртүКайбышев Вадим Тимерҗан улының фәнни эшчәнлеге Башкортстан Республикасында сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең һөнәри авыруларын, тормыш сыйфатын, сәламәтлек хәләтен, хезмәтнең психосоциаль факторларын өйрәнүгә багышланган. Ул 80‑нән артык фәнни хезмәт һәм 1 уйлап табу авторы.
Хезмәтләре
үзгәртүМактаулы исемнәре һәм бүләкләре
үзгәртүБашкортстан Республикасының атказанган табибы (2000);
«ССРБ-ның кораллы көчләренә 70 ел» медале;
1,2,3 дәрәҗә «Хәрби хезмәттә казанышлары өчен» медальләре[1].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Кайбышев Вадим Тимирзянович, archived from the original on 2022-05-12, retrieved 2022-05-12
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>
; для сносокҠАЙБЫШЕВ Вадим Тимерйән улы
не указан текст
Сылтамалар
үзгәртү- Кайбышев Вадим Тимерҗан улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- Кайбышев Вадим Тимерзянович 2022 елның 12 май көнендә архивланган.