Бәхәс:Әхбар

Соңгы шәрех: 5 ел элек элек Әмир язды

Byltyr, Википедиядә 10 елдан артык катнашучының исенә төшерү сәер инде, алай да мәкаләне чыганактан (бу очракта «Ислам» белешмә-сүзлегеннән) үзгәртмичә күчереп кую тыела. Бер ел элек бу темага (Авторлык хокукларын бозу, АХБ) бездә чын «сугыш» булып алды. Ул хәлне кабатламаска иде. Уңышлар теләп, --Әмир (бәхәс) 31 окт 2018, 21:28 (UTC)Җавап бирергә

Әмир, әзер булган текстларны үзгәртеп тору, бераз катлаулырак шул. Тел белемем дә бик мактанырлык түгел. Рәхмәт, бүтән алай эшләмәм.. --Byltyr (бәхәс) 1 ноя 2018, 07:31 (UTC)Җавап бирергә

Хөрмәтле Byltyr, аңлап кабул итүегезгә рәхмәт. Тел белемегез дә бер дигән. Википедияне Мәчетләр (= Ислам) турында мәкаләләр белән баетуыгызга рәхмәттән башка сүз юк. Мин язганга карап, зур текстларны күчереп язудан да тайчанмагыз, текст башында-азагында бер-ике сүзен үзгәртсәң, АХБ булмас. Ихтирам белән,--Әмир (бәхәс) 2 ноя 2018, 17:10 (UTC)Җавап бирергә
«Әхбар» битенә кире кайту.