Әхбар

Мәгънәләр бите Викимедиа проектында

Әхбар (гар. - хәбәрләр) - шигыйларның хәдисләр җыентыгы. Шигый хәдисләре сөнниләрнекеннән аерыла. Шигыйлар сөнниләрдәге кайбер хәдисләрне, мәсәлән Галинең дошманнары булган Гайшә, Тәлха Зөбәер һәм башка сәхабәләргә бәйләнешле хәдисләрне кире кагалар. Шул ук вакытта, Мөхәммәд турындагы риваятьләрдән тыш, Гали һәм аның нәселеннән булган имамнар турында риваятьләрне дә кабул итәләр. Фән раслаганча, шигыйларның "Әхбар"ы сөнниләрнекенә караганда шактый соңрак барлыкка килгән.

Чыганаклар үзгәртү

  • Ислам. Белешмә-сүзлек. Казан, ТКН, 1993