Бәхәс:Мастер һәм Маргарита

Соңгы шәрех: «Мастер» темасында 13 ел элек элек Ajdar язды

Сылтамаларга ref-ru билгесен куеп чыгыгыз әле, зинһар! Мин аны төгәл белмим)) --Шәйхи 5 фев 2011, 10:38 (UTC)Җавап бирергә

Хаталар үзгәртү

Хаталарга төгәл күрсәтә алмыйсызмы?

Хаталар үзгәртү

Зинһар, мәкаләне төзәтеп чыгыгыз инде, хаталар бар , ди бит. Я шаблонны алып куегыз. Мин персонажлар турында яза алмый торам һаман(( --

Булдырган кадәрен төзәттем. -- Marat Vildanov 26 фев 2011, 18:52 (UTC)Җавап бирергә
РӘХМӘТ!)))

Мастер үзгәртү

Мастер сүзе һәм нарицательное һәм собственное (татарчасын оныттым, гафу) буларак кулланыла ала. бәлки аны татарчага тәрҗемә итү дөресрәк булыр? Muhtac 17 мар 2011, 15:38 (UTC)Җавап бирергә

Мин википедиячеләрнең ошбу мәсьәләгә игътибар итәчәкләрен, дөресен әйткәндә, көткән идем инде... Алдан әйтеп куйыйм әле: нарицательное - уртаклык исем, собственное - ялгызлык исем.
Төп мәсьәләгә карата:
  • Әлбәттә, Мастер исемен татарчага тәрҗемә итсәк, Оста яки Остаз булырга тиеш. Төрки Википедияләрнең барысында да шулай языла бугай: төрекләрдә "Оста", чуашларда- чуашларча... Гарәп Википедиясендә дә гарәп атамасы кулланыла.
  • Ләкин, әсәрнең эчтәлегенә игътибар итсәк, Мастер исеменең урысчадан татарчага тәрҗемә ителүе ярамаганлыгы аңлашыла. Нигә? Чөнки бу безнең тарафтан әсәрнең мәгънәсен күпмедер күләмдә бозу була. Булгаков хәзрәтләре юкка гына персонажына бу кушаматны куймаган ич. Ул зур әһәмияткә ия. Мәсәлән, Альфред Барков трактовкасы хак булса, Мастерның прототибы - Максим Горький, ә инде аның ул заман совет әдәби "иерархиясе"ндә дәрәҗәсе - Мастер. (кызганычка, ошбу мәкаләдә ул трактовка әле күрсәтелмәде).
  • Минем белүемчә, әсәр персонажларының исемнәре, әгәр дә оригиналда оригиналның телендә кулланылсалар, татар теленә оригиналдагыча яңгырыйлар. Мастер әсәрдә - Маргаританың сөйгәненең бердәнбер искә алынган исеме, шуңа күрә ул уртаклык исем була алмый, Мастер - ялгызлык исем.
  • Моны да карагыз: [1]
Ихтирам илә, --Шәйхи 17 мар 2011, 16:14 (UTC)Җавап бирергә
«Мастер һәм Маргарита» битенә кире кайту.