Бәхәс:Кормантау

Соңгы шәрех: 12 ел элек элек Derslek язды

Авылда 100% татарлар яшиме? Халыкның 27% ни рәвешле башкортлар дип яздырылганнар? --Саган 18 ноя 2011, 03:50 (UTC)Җавап бирергә

Рәхмәт соравыгызга. Яздырганнар дип санарга нигез бар, чөнки шул район буенча ни өчендер 1989 елда татарныкы булып саналган Котлыгуҗа, Игенелга, Җилем-Каран, Үтәк, Тугай авылларында 2002 елда күпчелекне башкортлар тәшкил иткәннәр. 1989 белән 2002 еллар арасында район буенча татарлар саны төшкән 23,5%тан 17%ка. Шундый ук татар авыллары Кормантау, Ялгызкаен, Бурлыда зур гына процент башкортлар пәйда булган. Бу бик тә сәер күренеш. Әгәр беренче очракта күренеп тора ачыктан-ачык фальсификация, икенчесендә мин ниндидер мәкерлек күрәм, чөнки шул ук Кормантау урта мәктәбендә башкорт теле туган тел буларак кертелгән. Шигем юк - шул ук 2002 сан алу саннарына нигезләнеп. --Derslek 18 ноя 2011, 05:05 (UTC)Җавап бирергә

Мин бу авылны бик яхшы беләм. Кемнәр башкорт (тарихи яктан) һәм бәләкәерәк башкорт авылларынан күчеп килүчеләрне исемләп әйтә алам. Мин ничек яздырганнарын күз алдына да китере алмыйм (көчләп чукындырганнар кебек). Перепись вакытында бу авылда кем язып йөргәнендә беләм.

Бу авыллырда туган тел буларак татар теле укытыла, башкорт теле дәүләт теле булганга укытыла.

1989 елга тиклемге исәп алуны һәм ревизия материалларын (Петр I заманынан) карагыз, зинһар өчен.--Саган 18 ноя 2011, 05:39 (UTC)Җавап бирергә

Алай еракка китеп ни файда. Кайсыбер патша заманы переписьлары башкорт халкына уңайлы, кайсылардыр - татарга. Ә 1989 ел сан алуы - ул эталон булып саналырга лаеклы, чөнки ул гомердә бер административ басымсыз узган. Мин дә переписчикларның йорттан-йортка кереп янап-үгетләп йөрүен күз алдына китерә алмыйм. Ул эшләр белән һәм саннарны матурлау белән зуррак кешеләр шөгылләнә, әлбәттә. Кормантау - ул мишәр авылы, һәравылдагыча читтән килүчеләр бардыр. Әлбәттә килмешәкләр 29% ук түгел, шактый кимрәктер. Татар-башкорт булмаганнар 1-2% (100%-71-27). Башкортлар - әллә ни күбрәк түгелдер (бер 5% итеп алыйк - 27 бернинди кысага дай сыймый). Ә менә алабыз шул ук райондагы Сәетбаба авыл советын. Биредә һәравылда да башкортлар 98-100% тәшкил итәләр. Башка башкорт авылларында да шул хәл. Ни өчен шундый арифметика, башкорт авылларында читтән килүчеләр юкмени, әллә аларда килмешәкләрнең милләтен исәпләп азапланмыйлар? Татарларга килгәндә - химик яктан чиста саннарны куярга кызгандылар никтер. --Derslek 18 ноя 2011, 06:40 (UTC)Җавап бирергә

Башкортлар бәләкәй авылларда яшилер. Татарлар зур авылларга берләшкән. Хәзерге урбанизация заманында кеше шәһәрләрге күчеп китә һәм якындагы зурырак авылга кучергә мәжбүр була. Шуңа күрә Кормантау, Ялгызкаен, Бурлы авылларына тирә-як авыллардан күчеп утыралар, күберәк башкортлар. Сәетбаба үзе зур авыл һәм аның тирә-ягында татар авыллары юк.

Җавап канәгатләндерерлек түгел. --Derslek 18 ноя 2011, 18:49 (UTC)Җавап бирергә

Патша заманында административ басым булмаган. 1989 елгы сан алу эталон була алмый.--Саган 18 ноя 2011, 07:25 (UTC)Җавап бирергә

Ике режимны бутарга кирәкми. Патшалар заманында язылганнар башкорт итеп җир алыр өчен. Большевиклар хакимияткә килгәч андый проблема бетте. Кичәге «башкортлар» 1920 елда шатланып татарлар буларак язылганнар. 1979, 2002 елларда көчләп башкорт итеп яздыру проблемасы булды. Чыганаклар бар. --Derslek 18 ноя 2011, 18:49 (UTC)Җавап бирергә

Чыганакларны рәхим итеп бирегез.Сүзне озакка сузмас өчен рәсми мәгълүмат белән ныгытыгыз.--Саган 19 ноя 2011, 06:51 (UTC)Җавап бирергә

Мин сезгә беренче чиратта киңәш итәр идем укырга большевиклар үткәргән беренче халык исәбен санауның Уфа губернасы буенча нәтиҗәләрен. КРЕСТЬЯНСТВО БЕЛЕБЕЕВСКОГО УЕЗДА ПО ПЕРЕПИСИ 1920 ГОДА: ЭТНИЧЕСКИЙ СОСТАВ Мин үземне артык зур белгечкә санамыйм, калган темалар буенча сез миннән мәглүматлырактыр. Башкортстанда яшисез ич. --Derslek 19 ноя 2011, 10:27 (UTC)Җавап бирергә

Гафу итегез, Кормантау Бәләбәй өязендә түгел. Википедия андый капма-каршы әйтешү урыны түгел (интернетта андый урыннар җитәрлек), бәхәсне туктатыйк. Мин Халыкның 27% ни рәвешле башкортлар дип ЯЗДЫРЫЛГАННАР дигән сорау биргән идем.--Саган 19 ноя 2011, 18:13 (UTC)Җавап бирергә

Тотканннар да, ЯЗДЫРГАННАР, сездән-бездән сорап тормаганнар, Саган әфәнде.--Derslek 19 ноя 2011, 18:34 (UTC)Җавап бирергә

Чыганак (кайдан алып язасыз мондый хәбәрне), Derslek әфәнде?

«Кормантау» битенә кире кайту.