Бәхәс:Керәшен татарлары

Соңгы шәрех: «Керәшен татарлары байрагы» темасында 3 ел элек элек Фәрһад язды

Аталышның чыгу теориялары үзгәртү

Рашат-әфәнде, ния теорияларны бетердең? Керәшен сүзе кәрәй төркемдән икәнне Глухов М. С. Tatarica. Энциклопедия. — Казань: Ватан, 1997. Б.328-329 китапта бар. Чыганакны куймадым, гафу итегез. --Rad8 16 июл 2010, 04:01 (UTC)Җавап бирергә

Чыганагыгыз булса, аны шунда ук куярга кирәк. Берәр мәгълүматны аңлатмыйча бетерү вандализмга охшаган, шуңа күрә кире кайтартырга мәҗбүр булдым.--Рашат Якупов 16 июл 2010, 05:09 (UTC)Җавап бирергә
Бетерү булмады бит, күчерү генә. Чыгагакны да язып куйдым--Rad8 16 июл 2010, 07:18 (UTC)Җавап бирергә
М.Глухов теориясе - фәнни яктан бер-ничектә нигезләнмәгән. Чит ил планетасыннан килүчеләргә ышану кебек - фантазия генә бу --Byltyr 17 июл 2010, 16:29 (UTC)Җавап бирергә
"кәрәй төркеме" - нинди теркем тагын? хәзерге керәшенншргә нинди катнашлыгы бар? --Byltyr 12 апр 2011, 23:10 (UTC)Җавап бирергә

Керәшен татарлары байрагы үзгәртү

Урнаштырылган рәсемдәге байракны кем, кайчан рәсми буларак кабул иткән? бу байракны кабул итергә барлык керәшен татарларның исеменән нинди вәкәләтле мәҗлес булганмы? Бу байрак берәр оешманың гына булса - барлык керәшен татарларның байрагы дип атау - зур ялгыш. Сорауларга җаваплар булмаса бу рәсемне алып атырга киңәш итәм. -- Byltyr-- (бәхәс) 10 окт 2020, 11:42 (UTC)Җавап бирергә

Byltyr, хуплыйм. Гугл белән Яндекслар пинтерестны гына күрсәтә.--Фәрһад (бәхәс) 10 окт 2020, 21:34 (UTC)Җавап бирергә
Yufereff, сәлам! Сез урнаштырган байрак сурәте хакында бездә сорау туды. Байрак интернет кысаларында теркәлмәгән диярлек, чыганакны күрсәтегезче.--Фәрһад (бәхәс) 10 окт 2020, 21:38 (UTC)Җавап бирергә

Мең ел үзгәртү

"Алар арасында бабалары инде мең елдан артык христиан булганнары да бар." - бу җөмлә бернинди тарихи-фәнни фактлар ( эпиграфик, кулъязма, тарихи чыганаклар, кулланылган христиан терминологиясе) белән дәлилләнми. бу уйдырма! фантазия! --Byltyr 09 апрел 2011, 12:29 (UTC)

Мин үзгәрттем, ә сез сүзегезне исбатлагыз --Zahidulla 9 апр 2011, 11:36 (UTC)Җавап бирергә
Дәлилләрне бик күп итеп табып була. Китап язарлык. Керәшенгәрнең – борынгы чиркәүләре (биналары) юк, китаплары (кулъязмалары) юк - Ә бит христианлык ислам дине кебек китаплы, язмалы дин. Кая киткән? – Димәк булмаган! Борынгы зиратлары - юк . Казан ханлыгыннан калган мөселман каберташлар йөзләп санала – татар христианнары берсе дә юк. Урыс летописецларын укып карагыз – Казан ханлыгы вакытында монда керәшеннәр бар дигән бер сүз очрамый – татар бар, ногай бар, чуаш, черемислар, арлар бар, барсыда бар! Ә керәшен – юк! Борынгы христиан халыклар бар - әрмән, грузин - боларның чиркәүләре аерым, бетен ритуаллары үзләренеке, аларда РПЦ дан аерымлыклары бик күп . Ә татар керәшеннәрдә - барсы да урыстан алынганы икәнлеге күренә. Урысларда 17 гасырда чиркәүләре старовер белән никончыларга бүленә. Керәшеннәрдә староверлык эзе дә юк – димәк алар шуннан соң гына чукындырылган. Тагын бер дәлил - күрше халыкларның (чуаш, мари, мукшы, удмурт) галимнәре берсе дә без электән үк христиан булган дигән фикерләре юк. Барсыда безне Казан ханлыгы урыслар тарафыннан яулап алынгач кына чукындырылган дип язалар. Бер ук җирдә диярлек яшәп ничек керәшен уникаль булсын инде? Табып бирегез борынгы христианлык эзләлен! Юк алар. --Byltyr 10 апр 2011, 22:41 (UTC)Җавап бирергә
сам приведи примеры, что существует твой аллах. Табып бир! Юк алар.

"Мең ел" турындагы юрама - "альтернатив юрамасы" нең аерым башлыгы булса да тәкъдим ителергә тиеш. Минем үземә ул ясалма һәм нигезләнмәгән булып тоела. Ул тарихи фәнгә караганда идеология өлкәсенә күбрәк карый. Ләкин бу очракта да ул чагылыш табарга тиеш. Әгәр берәрсе язуга алынса, мин сылтамалар һәм контраргументлар өсти алам.Üzgäreş (бәхәс) 19 мар 2020, 13:10 (UTC)Җавап бирергә

«Керәшен татарлары» битенә кире кайту.