Бәхәс:Боланнар
Соңгы шәрех: ««Ларылдау»лар турында» темасында 13 ел элек элек Тимерхан Галим язды
«Ларылдау»лар турында
үзгәртүМинемчә боланнар дип атау дөрес түгел. Татар телендә бер үк сүз ялгызлык һәм күплек санын белдерә. Мәгнә ягыннан «Безнең урманда боланнар, пошилар, косулялар яши» дисәң дә, «Безнең урманда болан, поши, косуля яши» дисәң дә эчтәлек ягыннан бер үк нәрсә килеп чыга. Икесе дә ярый, ләкин беренчесе озынрак та, колакны да яра, ягни «татарча түгел».--Derslek 12 окт 2011, 16:45 (UTC)
- Җыю саны - башка ул. Урысча да "В наше млесу живут олень, лось, косуля" диләр. Әмма болан - ул бер төр, ә боланнар - гаилә. Төрле энциклопедияләрдә дә төркемнәрyе "Семейство олени", "Стрекозы", ә төрләрне "Северный олень", "Стрекоза плоская" язалар. Мин шулай санлыйм.--Тимерхан Галим 12 окт 2011, 17:47 (UTC)
- Шулай ук мәкаләмне беренче санга күчерү акылсыз санлыйм--Тимерхан Галим 12 окт 2011, 17:54 (UTC)
- Аңлашылды, сезнеке дөрес. Ләкин -лар, -ләр белән мавыкмаска кирәк. Менә бит бер җөмләгездән күпмесе чыкты: «Үләннәр, чәчкәләр, яфраклар, бөреләр, яшь ботаклар, гөмбәләр, җиләкләр». Мин языр идем: «Боланнарның ризыгын үлән, агач яфрагы, ботагы белән бөресе, гөмбә, җиләк тәшкил итә». --Derslek 12 окт 2011, 18:28 (UTC)
- Менә бу тигез. Монда шулай да, шулай да язырга мөмкин)--Тимерхан Галим 13 окт 2011, 02:39 (UTC)