Бәхәс:Билгесез очучы объектлар

Соңгы шәрех: 1 ел элек элек Ilnur efende язды

Әйдәгез, бәлки танылмаган очучы объектлар дип языйк. Чөнки билгесез очучы объектлар дип язганда "билгесе ясалмаган санитарияга караган очучы объект", "номеры, фирмасы язылмаган", һ.б. күз алдына китерелергә мөмкин кебек.--A.Khamidullin (бәхәс) 22 авг 2022, 16:46 (UTC)Җавап бирергә

Википедия кагыйдәләре буенча, мәкалә исеме итеп аның татар теллеләр өчен абруйлы чыганакларда иң еш очраучы варианты куелырга тиеш. Эзләү нәтиҗәләре хәзерге исемне билгели. Ilnur efende (бәхәс) 22 авг 2022, 16:55 (UTC)Җавап бирергә
Аңладым, бәлки, шулай калсын, әмма уйлап карарга кирәк дип саныйм.

Болай да дип, таптым, мәсәлән:

АКШ Оборона министрлыгы күктә танылмаган очучы объектлар белән өч видеоязма бастырган.

--A.Khamidullin (бәхәс) 22 авг 2022, 17:02 (UTC)Җавап бирергә

Әгәр бу варианты чыганакларда очраса, өстәп куя аласыз. Ilnur efende (бәхәс) 23 авг 2022, 20:19 (UTC)Җавап бирергә
«Билгесез очучы объектлар» битенә кире кайту.