Бәхтияр Ваһабзадә
Бәхтияр Ваһабзадә, Бәхтияр Мәхмүд (яки Зәкәрия) оглу [2][3] Ваһабзадә (әзери. Vahabzadə Bəxtiyar Mahmud oğlu və ya Zəkəriyya oğlu; 16 август 1925 ел — 13 февраль 2009 ел) — Азәрбайҗан ССРның халык шагыйре (1984) һәм атказанган сәнгать эшлеклесе (1974), Азәрбайҗан Милли фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы.
Бәхтияр Ваһабзадә | |
---|---|
Туган телдә исем | әзери. Bəxtiyar Mahmud oğlu Vahabzadə |
Туган | 16 август 1925 Шәке, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, Кавказ арты Социалистик Федератив Совет Республикасы[d], СССР |
Үлгән | 13 февраль 2009[1] (83 яшь) Бакы, Әзербайҗан |
Күмү урыны | Шәрәфле каберләр аллеясе[d] |
Ватандашлыгы | СССР Әзербайҗан |
Һөнәре | язучы, шагыйрь, сәясәтче, драматург, тәрҗемәче |
Сәяси фирка | Народный фронт Азербайджана[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре докторы[d] |
Биографиясе
үзгәртүБәхтияр Ваһабзадә 1925 елның 16 августында Азәрбайҗан Республикасының Шәке шәһәрендә туган.
Булачак шагыйрьгә тугыз яшь булганда, гаиләсе республиканың башкаласы Бакыга күченә. 1947 елда Бакы дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.
1945 елда аны Азәрбайҗан Язучылар союзына кабул ителә. Иҗат белән беррәттән 40 елдан артык Бакы дәүләт университетында укыта.
1950 елдан 1990 елга кадәр Бакы дәүләт университетында укытучы, доцент һәм профессор булып эшли.
1964 елда «Самед Вургун» дигән монографиясе белән филология фәннәре докторы гыйльми исеменә лаек була.
1980 елда Азәрбайҗан Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты булып китә.
1995 елда шагыйрь «Истиглал» (Азатлык) азатлык өчен көрәш ордены белән бүләкләнә.
2009 елның 13 февралендә шагыйрь Бакы шәһәрендә вафат була[4]
2018 елның 21 февралендә шагыйрьнең хатыны Диләрә Ваһабзадә Бакыда вафат була.[5][6]
Хәтер
үзгәртү- 2011 елда Бакы каласында Бакы дәүләт университеты янындагы урамга Бәхтияр Ваһабзадә исеме бирелә.
- 2018 елның 1 сентябрендә Шәке шәһәрендә музей йорты ачыла[7] һәм кайчандыр ул яшәгән бинага мемориаль такта урнаштырылган.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
үзгәртү- «Азатлык» ордены (15.04.1995) — Азәрбайҗан халкының милли азатлык өчен көрәшендәге зур хезмәтләре өчен[8]
- Октябрь Революциясе ордены (16.11.1984)
- Хезмәт Кызыл Байрак ордены (20.08.1975)
- «Хезмәт ветераны» медале
- Азәрбайҗан Республикасының халык шагыйре (1984)
- Азәрбайҗан ССР-ның атказанган сәнгать эшлеклесе (1974)
- ССРБ-ның дәүләт премиясе (1984)
- Азәрбайҗан ССР-ның дәүләт премиясе (1976)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://web.archive.org/web/20090808023433/http://en.apa.az:80/news.php?id=97122
- ↑ Bəxtiyar Vahabzadənin arzuladığı bəxtiyar gələcək, Rafael HÜSEYNOV (az). heb.science.gov.az (01 avqust 2017). әлеге чыганактан 2021-10-10 архивланды. 10 oktyabr 2021 тикшерелгән.
- ↑ "Bəxtiyar Vahabzadənin anası ermənidir" (?) sualına cavab, Şirməmməd Hüseynov, "Yeni müsavat" qəzeti, N202, (az). www.kultura.az (01 avqust 2003). әлеге чыганактан 2021-10-10 архивланды. 10 oktyabr 2021 тикшерелгән.
- ↑ Б. Вагабзаде. dergipark.gov.tr. әлеге чыганактан 2019-01-15 архивланды. 2019-01-14 тикшерелгән.
- ↑ Скончалась супруга Бахтияра Вахабзаде (2018-02-22). 22 февраль 2018 тикшерелде.
- ↑ Информационное Агентство АзадИнформ. Скончалась супруга Бахтияра Вахабзаде - Культура - Новости - Информационное Агентство АзадИнформ. ru.azadinform.az. әлеге чыганактан 2018-02-22 архивланды. 2018-02-22 тикшерелгән. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-02-22, retrieved 2021-11-22
- ↑ В Шеки состоялась торжественная церемония открытия Дома-музея Бахтияра Вагабзаде. Культурно-просветительский сайт ATAlar.ru
- ↑ Указ Президента Азербайджанской Республики от 15 апреля 1995 года № 319 "О награждении Б. М. Вагабзаде орденом «Независимость», archived from the original on 2021-02-02, retrieved 2021-11-22
Сылтамалар
үзгәртү- Бәхтияр Ваһабзадә поэмасы «Гөлестан» 2021 елның 1 декабрь көнендә архивланган..