Бәхетгәрәй Мөхәммәтҗанов

Бәхетгәрәй Солтәнгәрәй улы Мөхәммәтҗанов - шигырьләр авторы, укытучы.

Бәхетгәрәй Мөхәммәтҗанов
Файл:Бәхетгәрәй Мөхәммәтҗанов.jpg
Туган телдә исем Бәхетгәрәй Солтәнгәрәй улы Мөхәммәтҗанов
Туган 15 февраль 1927(1927-02-15) (97 яшь)
Кайбыч районы
Һөнәре шигырьләр авторы, укытучы

Тормыш юлы үзгәртү

Бәхетгәрәй Солтәнгәрәй улы Мөхәммәтҗанов 1927 елның 15 февралендә дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне тәмамалап, сугышка китә. Анда каты яраланып, туган авылына әйләнеп кайта һәм кохозда эшли башлый. 1949-1957 нче елларда Казан педучилищесында һәм Казан Дәүләт университетында белем ала, укытучы һәм район партия комитеты инструкторы булып эшли. Кулына иҗат каләмен 40 нчы еллар башында ала. Шул елларда район күләмендә иң актив авторларның берсе була. Аның әсәрләре "Колхоз бригадасы", "Йолдыз", "Кайбыч таңнары", "Кызыл Татарстан" кебек матбуган битләрендә дөнья күрә. Ул иҗатын Кайбыч ягында туып үскән, кыр батырларына, ферма эшчәнләренә, районның затлы кешеләренә, авылның матурлыгына, тау ягының гүзәл чишмәләренә, елгаларына багышлап, горурланып яза. Шулай ук, "Ватан сугышы", "Почет билгесе" орденнары һәм күпсанлы медальләр кавалеры.

Шигырьләре үзгәртү

  • "Зөя буйларында";
  • "Басуда";
  • "Уңыш бәйрәме җыры";
  • "Хезмәт батырына";
  • "Җырларыма күчтең басуда";
  • "Солдатыңнан".

"Солдатыңнан" шигыре үзгәртү

Солдат булып, кулга корал алдым,

Солдат булып кердем сугышка.

Солдат булып үттем авыр юлны

Ватан өчен булган сугышта.

Халкыбызның бөек төзелеш юлын

Теләсәләр кабат буарга,

Карт солдатың хәзер ил сулышын -

Йөрәк сулышы итеп суларга.

Тынычлыкның ныклы крепосте

Үз солдаты тавышын ишетсен.

Сафларыңда синең хезмәт итү -

Данга күмә татар кешесен.

февраль, 1949 нчы ел

"Уңыш бәйрәме җыры" шигыре үзгәртү

Һава җиләс безнең якта

Җәй иген үскән чакта.

Мул уңышлар яулап алдык,

Без җырлыйбыз шул хакта.

Шатлык - йөзләребездә,

Бәхет - хезмәтебездә.

Күңелләре белән гүзәл

Кешеләр яши бездә.

октябрь, 1976 нчы ел

Әдәбият исемлеге үзгәртү

  • Әдипләребез. Библиографик белешмә. 1 том  А-К. / Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан:  Татар. кит. нәшр., 2009.
  • Әдипләребез. Библиографик белешмә. 2 том  Л-Я. / Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан:  Татар. кит. нәшр., 2009.
  • Кайбычым – куанычым. Төзүче – Р.Гарәфетдинов. Кайбыч, 1998.
  • Туган җирем – Кайбычым. (Кайбицы – край мой родной). Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.