Викибирелмәләрнең буш элементы

1996 нчы елда Бәтке авылында мәчет салына башлый. Хәмәдиев Габбас Канәфи улы киңәше белән, Бәтке авылы картлары җыелышып сөйләшкәннән соң, авыл советы рәисе Борзихин Владимир Михайлович мәчет төзүгә рөхсәт бирә. Җитәкче итеп, Хәмәдиев Габбас Канәфи улы билгеләнә. Ярдәмчесе –Амиров Ризаны сайлыйлар. Мәчет төзү җиңел генә бирелми. Моның өчен, әлбәттә, акча кирәк. Авыл картлары, авыл советыннан киңәш алып, мәчет төзүгә сәдака акчасы җыя башлыйлар.Бу эш уңышлы була. Җыелган акчага ай ясатыла. Мәчет төзү өчен урын сайлана,аның сызымнарын сызалар һәм беренче нигез ташы салына. Мәчеткә нигез салу хөрмәтенә Бәткенең бик күп халкы җыелган иде. Мәчетнең хазрәте итеп, Яруллин Габделбари сайлап куела. Менә мәчетне төзү эшләре башлана. Беренче булып, ”Ворошилов” совхозы директоры Зарипов Галимҗан Сәет улы, кирәкле материалларны бирде, бик күп материаллар белән Шәрифулллин Гаяз Раиф улы, Бәтке нефтебаза начальнигы Хабиев Азимҗан Мөстәким улы,нефтебаза заправка начальнигы Фәнзил Мөгаллим улы, Бәтке авыл советы һәм ЖКХ,Рафаэль Магнир улы Мингазетдинов, әлбәттә, Бәтке авыл халкы зур ярдәм күрсәттеләр, булыштылар. Мәчеткә тулы манараны ясауда күп өлеш керткән, районның авыл хуҗалыгы техника башлыгы, Муллахметов Хатип Миннәхмәт улы булды. Мәчеткә ай куелды. 1998 нче елда” Ворошилов” совхозы инженеры Гатауллин Юныс җитәкчелегендә, мәчетне җылыту эшләре башланды. Бу эшне шул системада эшләүче Кәримов Роберт Мифтах улы башкарды. Җылыту системасы әзер булгач, газ җибәрү өчен кирәкле докуметларны, проектны Хатыйпов Алим Фоат улы әзерләде. Авылыбызның газ өчен җаваплы кешесе Муллануров Хамзә Мулланур улы белән бергә, мәчеткә газ җибәрделәр. Һәм бүгенге көнгә кадәр Алим Фоат улы мәчетне газ белән җылыту эшен үз өстенә алды. Бүгенгесе көндә мәчетнең шулай матур гына эшләп килүендә, “Ворошилов” совхозының элеккеге директоры Зарипов Г.С., бүгенге директоры Хатыйпов Р.С.ның өлеше бик зур. Газ һәм ут өчен чыгымнарны совхоз түләп бара. Мәчетне ачу тантанасы 2000 нче елның 21 нче июлендә булды. Бу тантанага Бәтке авыл халкы гына түгел, күрше авыллардан, районнан килгән кунакларда җыелган иде. Мәчеттә намаз укулар 1998 нче елларда ук башлана. Башлап йөрүчеләр - Калимуллин Мофтык, Галимов Сагир, Амиров Ризалар. Көнгә өч мәртәбә (иртәнге, өйлә, ястү) намазлары укыла. Хәзерге көндә дә мәчеттә өч тапкыр намазны укыйлар. 2002 нче елның 9 нчы ноябрендә беренче мәртәбә хатын-кызлар белән дин дәресләре үткәрелә башлый.Чаллы шәһәреннән килеп Әнисә ханым дәресләр үткәрә. Авылыбызның ак яулыклы әбиләре мәчеткә йөреп, дин дәресләренә өйрәнәләр. Бөек корьән сүрәләрен укыйлар. Беренче укытучылары, остабикәләре - Әнисә ханымга рәхмәтләре чиксез аларның. Мәчетебездә гает, корбан бәйрәмнәре бик яхшы үтә. Корбан бәйрәмнәрендә мәчеттә корбан чалдыралар. Халык мәчеттән өзелми. Хәер акчасын, фитр сәдакасын, корбан итен мәчеткә китерәләр. Бирелгән әйберләр ятимнәргә, начар хәлдәге кешеләргә таратыла.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү