Бүлмә́ чебене́ (Musca domestica) - чын чебеннәр семьялыгына керүче бөҗәк. Синантроп төр, космополит. Гәүдәсе 7-8 мм озынлыкта, соры төстә, күкрәгендә 4 буй полосасы бар, түше өстән тонык кара, астан саргылт рәсемле. Уртача киңлекләрдә бүлмә чебене елына якынча 9 буын бирә. Яшәү циклының дәвамлылыгы, тышкы мохиттәге температура һ.б. факторларга бәйле рәвештә, 10 нан алып 45 тәүлеккә кадәр. Ана чебен үз гомеренең 2,5 ае эчендә 600 дән алып 2 меңгә кадәр йомырка сала. Бер салганда уртача 120 йомырка (озынлыгы 1-1,2 мм) була; алар 8-50 сәгать үсә. Бүлмә чебененең личинкалары (озынлыгы 13 мм га кадәр) ак төстә, эчәктән тыш аш кайнату үзлегенә ия. Алар азыкка аш кайнату сыекчасы бүлеп чыгаралар һәм ярым эшкәртелгән азыкны суыралар. 3-25 тәүлек үсәләр, аннан соң курчакка әйләнәләр. Курчак дәвере 3 тәүлектән берничә айга кадәр (кышлаганда) сузыла. Бүлмә чебене личинка, курчак яки олы бөҗәк (аталандырылган ана чебеннәр) фазаларында кышлый.

Бүлмә чебене
Сурәт
Халыкара фәнни исем Musca domestica L., 1758[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон Чебеннәр[1]
Таксонның халык атамасы house fly[2], huonekärpänen[3], 家蝇[4], mosca casera[5], husfluga һәм domača muha
Төс кара
Тәүлек циклы дневной образ жизни животных[d][6]
Ссылка на авторов таксона Linnaeus, 1758
Геном төзелеше URL-ы metazoa.ensembl.org/Musca_domestica[7]
 Бүлмә чебене Викиҗыентыкта

Бүлмә чебене күп кенә эчәк авыруларын (корсак тифы, дизентерия, холера) тудыручыларны, гельминт йомыркаларын күчерергә мөмкин.

Чыганаклар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
  2. Wildscreen ARKive — 2003.
  3. Finnish Biodiversity Information Facility — 2012.
  4. (unspecified title)doi:10.17520/BIODS.2021448
  5. http://www.sabencia.net/nomenclator.php
  6. Lewis, T., Taylor, L.R. Diurnal periodicity of flight by insects // Transactions of the Royal Entomological Society of LondonRoyal Entomological Society, 2009. — ISSN 0035-8894; 2056-5259doi:10.1111/J.1365-2311.1965.TB02304.X
  7. Ensembl Genomes