Бхишма (1936 ел фильмы)
Бхишма, шулай ук Бхишма Пратигна буларак мәгълүм (турыдан-туры мәгънәдә: Бхишма Анты) режиссёры П.Й.Алтекар булган 1936 ел Һиндстан Һинду риваять фильмы. Ул Һинд эпосы Маһабһаратамнан Бхишма персонажына нигезләнгән.
Сюжеты
үзгәртүШантһану маһараджа туганда җиде кызын батыра торган елга Алиһәсе Гангага гашыйк. Аларның сигезенче бала булып Бхишма тора. Атасын канәгатьләндерер өчен һәм әнисенә вәгъдәсен тотар өчен Бхишма өйләнмәскә ант итә.[1]
Актёрлар
үзгәртүРежиссура
үзгәртүБхшима Һинд эпосы Маһабһаратамнан Бхишмага нигезләнгән беренче Тамил фильмы. Аның режиссёры булып П.Й.Алтекар булган һәм җитештерүчеләре булып Salem Films булган. Фильмның башка атамасы Бхишма Пратигна. Фильм Калькуттада нигезләнгән East India Film Studios-та эшләнгән булган.[1]
Саундтрэк
үзгәртүФильмның музыка директоры һәм шигырьләре турында мәгълүмат юк, гәрчә фильм тарихчысы Рандор Гай ышануынча, икесен дә Папанасам Шива эшләгән. Барысы бергә 23 җыр булган, берсендә аччһа (яхшы), куши (бәхет) һәм беш беш кебек Һинди сүзләре булган .[1]
Чыгарылуы һәм кабул ителүе
үзгәртүРандор Гай буенча фильм “күбесенчә мәгълүм хикәясе һәм җырлары” булган өчен нигезле уңышлы итеп кабул ителгән.[1]