Бурун (халык)
Бурун (барун, таулы бурун, төньяк бурун) — Судан белән Хәбәшстанның чик буе районнарында, Курмук шәһәреннән, Томбак һәм Ябус елгаларынан көньяктарак яшәгән төньяк луо төркеменә кергән кавем.
Бурун |
Халык саны
үзгәртүКардәш регрейг һәм мабаан кавемнәре белән бергә 68 мең кеше яши.
Теле һәм дине
үзгәртүТөп тел — нил-сахара гаиләсенең шари-нил төркеменә караган бурун теле. Шулай ук гарәп теле дә киң таралган. Халык вәкилләренең күпчелеге - мөселман-сөнниләр.
Тарихы
үзгәртүБурун халкының ата-бабалары XVI - XVIII гасырларда хәзерге заман территориясенә көнбатыштан, Нил үзәненнән килә. XVI-XVIII гасырларда алар Сеннар дәүләтенә керә.
Бурун илен Собат елгасының төньягында өйрәнгән капитан Коннингэм халыкны танып белүгә зур өлеш кертә [1].
Традицион шөгыльләре
үзгәртүТөп традицион шөгыльләр булып кул көче белән башкарылган басу эшләре: тары-элевисина, тэфф, дурра, кузаклы культуралар үстерү; терлекчелек - эре һәм вак мөгезле терлекне көтүдә йөртеп асрау; балыкчылык; җиләк-җимеш җыю тора. Агачтан әйберләр эшләү (культ скульптуралары, җиһаз), көймәләр ясау үсеш алган.
Бурун халкы вәкилләре арасында коллар сату сәүдәсе XX гасырның беренче яртысына кадәр сакланып калганлыгы мәгълүм[2].
Яшәү рәвеше
үзгәртүБорынгы заманнардан килгәнчә, олы гаилә җәмгыятьләреннән торган авыл общиналарында яшиләр, ыру башлыклары идарә итә. Никах патрилокаль, полигиния очрый. Авыл бер урында оешып, терлекләр өчен дә киртә булып хезмәт иткән койма белән уратып алына, сулыклар ярларында урнашалар.
Тораклары Судан тибындагы - кыеклары цилиндр рәвешле, балчык яки чыбыктан үрелгән диварлар. Хуҗалык корылмалары-абзарлар,иген саклагычлар баганага утыртыла, балчыктан ясала..
Кием-салым
үзгәртүТрадицион кием-салым - күн передник, бил тирәсен үлән яки яфраклар белән каплыйлар. Заманча ир-атлар киң жиңле ак күлмәк киеп йөриләр, хатын-кызлар — ак япмалар, озын мамык күлмәкләр кия.
Туклану
үзгәртүБурун халкы вәкилләренең төп ризыгы - ботка, күмәч, сөт, яңгырлы чорда - балык, киек ите.
Фольклор
үзгәртүФольклор үсеш тапкан. Традицион ышанулары - борынгы бабалары мәдәнияте, тотемизм.
Искәрмәләр
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- H. D. Pearson Progress of Survey in the Anglo-Egyptian Sudan // The Geographical Journal, Vol. 35, No. 5 (May, 1910), p. 539
- J. Spaulding The Business of Slavery in the Central Anglo-Egyptian Sudan, 1910—1930 // African Economic History, No. 17 (1988), p. 42
- Андрианов Б. В. Бурун // Народы и религии мира / Глав. ред. В. А. Тишков. М.: Большая Российская Энциклопедия, 1999.