Бурсык (Актаныш районы)

БурсыкТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Бурсык
Дәүләт  Россия империясе
 РСФСР[d]
 Россия
Административ-территориаль берәмлек Мәсәде авыл җирлеге[1]
Халык саны 152 (1816)[2],
5 (1816)[2],
235 (1834)[2],
5 (1834)[2],
281 (1848)[2],
9 (1848)[2],
443 (1859)[2],
8 (1859)[2],
461 (1870)[2],
321 (1902)[2],
700 (1905)[2]
Почта индексы 423730
Карта

Шәбез елгасы буенда Гәрәй волостенең Такталачык түбәсе, аннары административ Шәрип волостендә нигезләнгән авыл.[3]. 1848 һәм арытабангы елларда — тегермән, аннан җил тегермәне билгеле. 1848 һәм аннан соңгы елларда мәчет, 1870 елдан мәктәп булуы турында мәгълүмат бар[3].

Административ-территориаль корылышы

үзгәртү

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязенең Такталачык волосына керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан - Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән - Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районнары составында була.

Хәзер Мәсәде авыл җирлеге составында[4].

Демография

үзгәртү
Халык саны
1795 1859 1870 1884 1897 1906 1913 1920 1926 1938 1958 1970 1979 1989 2002 2010
104 443 461 483 642 706 654 611 707 788 486 468 358 231 210 154

1795 елда 15 йортта 104 асаба башкорт исәпкә алына, 1816 елда 19 йортта — 152 башкорт, 2 йортта — 5 типтәр теркәлә. 1834 елда 41 йортта — 235 башкорт, ир җенесле 5 типтәр исәпләнә; 1848 елда 42 йортта — 281 башкорт, 3 йортта — 9 типтәр; 1859 елда 443 башкорт, 8 типтәр була; 1870 елда 88 йортта — 461 башкорт, 1902 елда 132 йортта — ир-ат җенесенән 321 башкорт исәпләнә; 1905 елда шул ук йортта 700 башкорт яши[3]. 1989 елгы җанисәп буенча төп милләтләр: татарлар.

Климат

үзгәртү
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[6]

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү