Булат Минасов
Булат Минасов (4 гыйнвар 1956 ел) — травматолог‑ортопед. Медицина фәннәре докторы (1995), профессор (1997). Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2021), Россия Федерациясенең (2008) һәм Башкортстан Республикасының (1999) атказанган табибы, ССРБ‑ның атказанган уйлап табучысы (1987).
Булат Минасов | |
---|---|
Туган | 4 гыйнвар 1956 (68 яшь) БАССР, РСФСР, СССР яки Учалы, Учалы районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт медицина университеты |
Һөнәре | травматолог, хирург-ортопед |
Эш бирүче | Башкорт дәүләт медицина университеты |
Гыйльми дәрәҗә: | медицина фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор |
Биографиясе
үзгәртүБулат Шамил улы Минасов 1956 елның 4 гыйнварында Башкорт АССРның Учалы районы Учалы авылында туа. 1979 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый.
1981 елдан Уфа шәһәренең 13‑нче хастаханәсендә эшли башлый. 1983 елдан — Башкорт дәүләт медицина университетында (1997 елдан өстәмә медицина белеме бирү курсы булган травматология, ортопедия һәм хәрби-ялан хирургиясе кафедрасы мөдире), бер үк вакытта 2008 елдан ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә эшли.
1985-1989 елларда — кафедра ассистенты, 1990-1996 кафедра доценты, 1996-2002 елларда — Башкорт дәүләт медицина университетының травматология һәм ортопедия кафедрасы мөдире, 2002 елдан гомуми травматология һәм ортопедия кафедрасы мөдире[1].
Заманча технологияләр буенча умыртка баганасында, сөлдәнең зур сегментларында һәм эре буыннарда оператив катнашу үткәрә.
Башкортстанда тәүге тапкыр тез (1997) һәм янбаш (2005) буыннары артропластикасын, умыртка баганасы авыруларын һәм травмаларын хирургик дәвалауны (1992) кертә. Оештыру сәләтенә ия, үзенә һәм белгечләргә таләпчән. Халыкара ассоциацияләр һәм җәмгыятьләр әгъзасы[1].
Фәнни эшчәнлеге
үзгәртүФәнни эшчәнлеге терәк‑хәрәкәт системасы травмаларын һәм авыруларын диагностикалау, хирургик дәвалау, умыртка‑арка мие җәрәхәтләнгән пациентларны функциональ реабилитацияләү, эре буыннарга эндопротез һәм артропластика эшләү ысулларын камилләштерү һ.б. проблемаларга багышланган.
Минасов катнашлыгында умыртка, арка мие авыруларын һәм травмаларын диагностикалау һәм дәвалау ысуллары эшләнә һәм клиник практикага кертелә.
2003 елдан Башкортстан Республикасының травматологлар, ортопедлар һәм протезчылар ассоциациясе президенты[2].
400-дән артык хезмәт, 10 китап һәм монография, 45 уку әсбабы һәм методик тәкъдимнәр, 40 уйлап табу, федераль күләмдәге ортопедия буенча дәреслек авторы. БДМУ-ның диссертация советы җитәкчесе. Халыкара ассоциацияләр һәм җәмгыятьләр әгъзасы. 30 дан артык Аурупа сертификаты бар. РФ һәм БР травматолог-ортопедларының съезлары һәм симпозиумнарының ел саен үткәрелүче гыйльми-гамәли конференцияләр инициаторы һәм оештыручысы[1].
Профессор җитәкчелегендә 4 докторлык һәм 54 кандидатлык диссертацияләре әзерләнгән[1].
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
үзгәртү- Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе
- Россия Федерациясенең атказанган табибы
- Башкортстан Республикасының атказанган табибы
- «ССРБ‑ның атказанган уйлап табучысы» билгесе
- Россия медик-техник фәннәр академиясе академигы [3].
- ССРБ ВДНХ-ның көмеш һәм бронза медальләре белән бүләкләнгән.
Мөһим гыйльми хезмәтләре
үзгәртү- Ортопедический DAMAGE-CONTROL при повреждении таза у пациентов с политравмой/ Ханин М.Ю., Минасов Б.Ш., Минасов Т.Б., Якупов Р.Р., Загитов Б.Г.// Практическая медицина. 2011. № 6 (54). С. 122-125.
- Расклинивающий межтеловой дистрактор позвонков/ Минасов Б.Ш., Галикеев М.Ф., Галлямов Ш.И.// патент на изобретение RUS 2225183 12.09.2001
- Анализ постимплатационных изменений компонентов эндопротезов тазобедренного сустава на основе 3D-лазерной микроскопии/ Якупов Р.Р., Минасов Б.Ш., Сисанбаев А.В., Хаиров Т.Э., Сироджов К.Х., Каримов К.К., Емаев И.И.// Лазерная медицина. 2016. Т. 20. № 2. С. 49-54.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Минасов Б.Ш., archived from the original on 2021-09-23, retrieved 2022-05-12
- ↑ Минасов Булат Шамильевич(үле сылтама)
- ↑ Булат Шамильевич Минасов
Чыганаклар
үзгәртү- Минасов Булат Шамил улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.