Букет (уен)
Букет — татар балалар уены.
Букет | |
---|---|
күп | |
түбән |
Уйнау тәртибе
үзгәртүБалалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Бер бала уртада кала. Түгәрәктәгеләр әйләнә буенча бер якка хәрәкәт итеп җыр җырлыйлар:
Бер савытта бик күп чәчәк,
Мөмкин букет төзергә.
Халидә, Халидә,
(Уртадагы кешенең исеме атала.)
Кемне уртага аласың?
Халидә бер иптәшен уртага ала. Мәсәлән, Әминәне, ди. Җыр тагын кабатлана:
Әминә, Әминә,
Кемне уртага аласың?
Шул рәвешчә уртага 5—6 кеше җыелгач, уртадагы лар түгәрәкләнеп басалар да, кырыйдагыларга капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итеп, барысы бергә болай җырлыйлар:
Әлфирә, Әлфирә.
Син уртада каласың.
Хәрәкәт туктала. Уртадагылар күмәк рәвештә бер яраткан җырларын башкаралар. Аннан соң Әлфирәдән башкалары кырый түгәрәккә басалар һәм уен яңадан башлана.
Чыганаклар
үзгәртү- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.