Зур шөпшәлә́р (боҗаннар (Vespa)) - чын шөпшәләр ыругы. 20 гә якын төре билгеле, киң таралганнар; Русиядә 5-7 төре яши. Татарстан территориясе өчен Европа зур шөпшәләр яки гади зур шөпшәләр (V. crabo) гадәти.

Боҗаннар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Vespa L., 1758[1]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон веспины[d]
Таксонның халык атамасы geithamser
Ссылка на авторов таксона Linnaeus, 1758[2]
 Боҗаннар Викиҗыентыкта

Татарстанда тереклек итүче җәмгыяви җыелмаканатлы шөпшәләрнең иң зурысы (гәүдә озынлыгы 3 см га кадәр). Оясы шарсыман формада, диаметры 25 см тирәсе, агач куышларында, сыерчык ояларында, агач корылмаларда һәм чормаларда оя кора. Ояны зур шөпшәләр кәгазьгә охшаган материалдан (шунлыктан кайвакыт аларны кәгазь шөпшәләре дип тә атыйлар) ясыйлар. Бу материал каенның яшь ботакларын кимереп әзерләнә. Кыш чыккан аталанган ана зат үзе туган оядан файдалана яки яңасын төзи. Башта ул яңа ояның стенасын «кәгазь» белән тышлый, аннан соң аска карап торган күзәнәкләрдән кәрәз ясый. Гаилә зурайгач, беренче кәрәзгә икенчесе эленә һәм шулай дәвам итә. Эре ояларда 6 катка кадәр кәрәз була, мондый ояның диаметры ярты метрга җитәргә мөмкин. Ата затлар августта күренә башлый һәм кушылганнан соң тиз генә үләләр. Җ

итлеккән зур шөпшәләр төрле азык белән туклана. Личинкаларын туендыру өчен ана зур шөпшәләр һәм эшче боҗаннар эре чебеннәрне, бал кортларын, сирәк кенә ялгыз кыргый умарталарны тоталар. Умарталыклар янына урнашып, умартачылыкка сизелерлек зыян китерергә мөмкиннәр. Зур шөпшәләр угы кеше өчен куркыныч.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү