Борчала́р (Aphaniptera, яки Suctoria, яки Siphonaptera) — кан суыручы канатсыз бөҗәкләр отряды. Кошлар һәм имезүчеләрнең күп төрләренең вакытлы паразитлары. Төрле чыганаклар буенча, дөнья фаунасында 1050 дән алып 1800 гә кадәр төр санала. ТРда 44 төре билгеле, шуларның 15 е күпсанлы һәм киң таралган. Алар арасында кеше (Pulex irritans), мәче һәм эт (Ctenocephalides felis һәм Ct.canis), вак имезүчеләр (Ceratophyllus penicilliger, C. turbidus, Leptopsilla bidentata), кош борчалары (Ceratophyllus gallinae, C. styx, C.hirundinis) бар. Зурлыгы 3 тән алып 7 мм га кадәр. Сарыдан алып куе коңгырт төскә кадәр.

Гәүдәсе ян-яктан кысылган, нык хитинланган, күп санлы төкләр һәм нечкә чәнечкеләр белән капланган һәм хайваннар йонында, кош каурыйлары арасында күчүгә җайлашкан. Канатлары юк. Башында бер пар гади күзе (борчаларның кайберләре сукыр), өч буынлы бер пар мыекчасы бар, авыз аппараты кисеп-кадап суыра торган. Өч күкрәк сегментына өч пар аяк ялгана. Арткы пар аяклары озынрак һәм алар сикерүгә җайлашкан. Кан белән генә туена. Ана борчалар кеше һәм хайваннар яши торган урыннарда 0,5 мм зурлыктагы озынча түгәрәк ак йомыркалар сала. Ояда 3 тән алып 5 кә кадәр йомырка була (борчалар үз гомерендә 450 гә кадәр йомырка сала ала). Алардан җитлеккән борча тизәкләре (чөнки аларда органик калдыклар һәм эшкәртелеп бетмәгән кан була) белән туенучы хәрәкәтчән суалчансыман личинкалар чыга. Үсеш процессында личинкалар өч тапкыр кабыкларын алыштыра, үсешнең соңгы стадиясендә пәрәвез кузысы белән чорналган хәрәкәтсез курчакка әйләнәләр. Борчаларның гомер озынлыгы берничә айдан 3 елга кадәр.

Борчалар — чума, түләмә, талпан энцефалиты, сальмонеллез, пастереллёз, бруцеллез һ.б. авыруларны таратучылар.

Чыганаклар үзгәртү