Филинов Борис Владимирович (23 март 1954 ел) — СССР һәм Россия рәссамы, график, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, «Евразия Сәнгать Берлеге» әгъзасы.

Борис Филинов
Туган 23 март 1954(1954-03-23) (70 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре рәссам

Биографиясе үзгәртү

Борис Владимирович Филинов 1954 елның 23 мартында Уфа шәһәрендә туа. Бала чагына сынлы сәнгать белән мавыга. 1975 елда Уфа сәнгать училищесын тәмалый, һөнәре буенча рәссам-бизәүче. Хәрби хезмәттән соң автовокзаллар берләшмәсендә рәссам-бизәүче булып эшли. 1982 елда Башпотребсоюзның реклама комбинатында бригадир булып эшли, анда кибет, универмаг, кафе һәм рестораннар бизәү эшләрен башкара. 1986-1987 елларда чукрак балалар өчен интернат-мәктәптә рәсем укытучысы булып эшли. 1987 елдан 1989 елга кадәр «Мир» җитештерү берләшмәсендә сәнәгать эстетикасы бюросының өлкән рәссамы булып эшли.

1989 елдан алып күргәзмәләрдә катнаша. 1990 елда «Чагылыш» сәнгать төркеме оештыра.

Республика, төбәк, Бөтенрусия, халыкара, шулай ук чит ил күргәзмәләрендә катнашучы.

Рәссамның эшләре үзгәртү

Рәссамның эшләре Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербург, Алмания, Финляндия, Польша, Израиль, Латвия, Украинаның шәхси коллекцияләрендә саклана. «Иске Уфа» график сериясе Санкт-Петербургта Башкортстан вәкиллегендә саклана. «Аленький цветочек» картинасы рәссам тарафыннан Уфадагы С.Т. Аксаков йорт-музеена тапшырыла.

Иҗади биографиясе үзгәртү

Күргәзмәләре үзгәртү

Ел Күргәзмә исеме Кала Үткәрү урыны Күргәзмә статусы
1973 Күргәзмә, Уфа сәнгать училищесы юбилеена багышланган Уфа БАССР Рәссамнар берлегенең үзәк күргәзмәләр залында Күч, төбәк
1989 Рәсем сәнгате, графика Уфа Шәһәр китапханәсе № 6 Шәхси, кала
1990 «Адым», ХГ составында «Чагылыш» Уфа Иҗтимагый-сәяси үзәге Күч, төбәк
1990 «Зигзаг», ХГ составында «Чагылыш» Уфа Иҗтимагый-сәяси үзәге Күч, төбәк
1990 «ТУЗ»,ХГ составында «Чагылыш» Уфа РТИ мәдәният сараенда (хәзер. УЗЭМИК) Күч, төбәк
1990 «Чагылыш»,ХГ составында «Чагылыш» Уфа БАССР Рәссамнар берлегенең кече күргәзмәләр залында Күч, төбәк
1990 «Путь к истокам» Уфа М. В. Нестеров исемендәге музей Күмәк, төбәк
1991 Рәсем сәнгате, графика Уфа БАССР Рәссамнар берлегенең кече күргәзмәләр залында Шәхси, төбәк
1991 Рәсем сәнгате, графика (Г составында «Чагылыш») Чиләбе Чиләбе өлкәсендә Рәссамнар берлеге күргәзмәләр залы Күч, төбәк
1991 Рәсем сәнгате, графика (Г составында «Чагылыш») Стәрлетамак Туган якны өйрәнү музее Күч, төбәк
1992 «Чагылыш» (Г составында «Чагылыш») Уфа БАССР Рәссамнар берлегенең үзәк күргәзмәләр залында Күч, төбәк
1993 Рәсем сәнгате, графика (Г составында «Чагылыш») Уфа Мәдәният сарае Нефтехимик Күч, кала
1993 Рәсем сәнгате Уфа Кинотеатр «Җиңү» Шәхси, кала
2009-2011 Рәсем сәнгате, графика Санкт-Петербург Башкортстан Вәкиллеге Шәхси, федераль
2011 «Инь-Ян», сынлы сәнгать Мәскәү Россия дәүләт үзәк хәзерге заман тарихы музее Күч, халыкара
2011 «Өч кала монотипия vi халыкара фестивале» Мәскәү, Санкт-Петербург, Хельсинки - Күч, халыкара
2011 «Натюрморт» Уфа РФ Рәссамнар берлегенең үзәк күргәзмәләр залында, Башкортстан Күч, төбәк
2011 «Бубен шамана» (график) Уфа Н.Латфуллин исемендәге хәзерге заман сәнгате музеенда. Шәхси, кала

Мәдәни әһәмиятле проектларда катнашуы үзгәртү

2012-2013 еллар — «Урал Батыр» (реж. Булат Йосыпов) циклыннан башкорт кобаерлары турында документаль фильмының рәссамы-иллюстраторы

2013 ел — «Визит» тарихи нәфис фильмның рәссамы (реж. Булат Йосыпов), 2017 ел — «Беренче Республика» (реж. Булат Йосыпов) «Бабич» тарихи нәфис фильмның рәссамы-иллюстраторы (реж. Булат Йосыпов)

Каталоглары һәм басмалары үзгәртү

1. Г. VI Международный фестиваль монотипии — Санкт-Петербург, галерея Центр книги и графики.

2."Новые лица в Искусстве"(участники конкурса живописи, Том 3)Москва 2011-2014г.

3."Новые лица в Искусстве" (участники конкурса графики, Том 2) Москва 2011-2014г.

4. 2014 г. «Золотой век русской литературы» в РЦНК в Берлине с 26 ноября по 10 декабря 2014 г.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • с. 179, «Художественные группы и объединения», Башкирская энциклопедия, том.7, ф-я, Научное издательство «Башкирская энциклопедия», Уфа — 2011 г.
  • Каталог выставки г. VI Международный фестиваль монотипии — Санкт-Петербург, галерея Центр книги и графики.
  • Каталог выставки «Новые лица в Искусстве»(участники конкурса живописи, Том 3)Москва 2011-2014 г.
  • Каталог выставки «Новые лица в Искусстве»(участники конкурса графики, Том 2) Москва 2011-2014г.
  • Каталог выставки «Золотой век русской литературы» в РЦНК в Берлине с 26 ноября по 10 декабря 2014г.