Борис Менделевич

Борис Давыдович Менделевич (1967 елның 27 июнендә, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия табибы һәм иҗтимагый-сәяси эшлеклесе, VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты (2018 елның 28 ноябреннән). Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы[1]. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы[2].

Борис Менделевич
Туган 27 июнь 1967(1967-06-27) (57 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Һөнәре табиб, сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Бердәм Русия
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

 Борис Менделевич Викиҗыентыкта

Биография

үзгәртү

Борис Менделевич 1967 елның 27 июнендә Казан шәһәрендә галимнәр гаиләсендә туа. Әтисе — Давыд Моисеевич, профессор, медицина фәннәре докторы, 60 ел дәвамында психиатрия хастаханәсендә эшләгән һәм Казан медицина университетында укыткан. Әнисе — Эдит Захаровна, доцент, педагогика фәннәре кандидаты, озак вакытлар Казан химия-технология институтының чит телләр кафедрасында укыта.

1984 елда Б.Д. Менделевич мәктәпне тәмамлый һәм С. В. Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтының (КДМУ) дәвалау факультетына укырга керә. Институтның иҗтимагый тормышында актив катнаша, баскетбол буенча югары уку йортының җыелма командасы әгъзасы, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреаты була.

Институтта укыганда Совет Армиясе сафларына алына. Әфганстан Республикасында хәрби хезмәт үткән, хәрби хәрәкәтләрдә катнаша, шуның өчен берничә хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнә. Демобилизациядән соң медицина институтында укуын дәвам итә һәм 1992 елда уңышлы тәмамлый[3].

Хезмәт эшчәнлеген башта санитар, аннан соң шәһәр хастаханәсе табибы булып укыганда ук башлый. Табиб белгечлеген алгач, 1992 елдан башлап Казан интенсив күзәтүле махсус типтагы психиатрия хастаханәсендә табиб-психиатр булып эшли башлый. 1994 елдан бүлек мөдире[3].

1999 елдан 2006 елга кадәр КДМУ каршындагы фәнни-диагностика үзәгенең директоры, баш табибы булып эшли, төрле бәйлелекле авыруларны дәвалау белән шөгыльләнә[4].

Хезмәт эшчәнлегеннән тыш Б.Д. Менделевич фәнни эшләнмәләр белән дә шөгыльләнә. 1999 елда «Иҗтимагый куркыныч гамәлләр кылган һәм кылмаган көнчелек фикерләре белән авыручыларның клиник-психопатологик үзенчәлекләре» темасына кандидатлык диссертациясен, ә 2010 елда «Балалар халкына психиатрия ярдәме күрсәтүне камилләштерүнең фәнни нигезләнеше (комплекслы социаль-гигиена һәм медик-оештыру тикшеренүе)» доктор диссертациясен яклый[5]. Медицина фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелә.

2006 елдан дәүләт хезмәтендә була. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратында башта Татарстан Премьер-министрының сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча киңәшчесе булып эшли, ә соңрак сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләре бүлеген җитәкли. Әлеге вазыйфада төп бурычларның берсе — республикада «Сәламәтлек» өстенлекле милли проектын тормышка ашыруны координацияләү була.

2012 елда РФ Президенты Администрациясенә эшкә күчә, анда 2015 ел ахырына кадәр РФ Президентының эчке сәясәт идарәсендә департамент башлыгы булып эшли[6]. Хезмәттәшләр белән бергә Россия Президенты тарафыннан дәүләтнең эчке сәясәтенең төп юнәлешләрен билгеләү буенча аның конституциячел вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны мәгълүмати-аналитик һәм оештыру ягыннан тәэмин итә.

2016—2018 елларда «Яшьләр институты» фәнни-тикшеренү үзәген җитәкли, анда яшьләр сәясәтенең актуаль мәсьәләләре буенча тикшеренүләрне координацияли.

2018 елның 28 ноябрендә Россия Үзәк сайлау комиссиясе карары буенча Б. Д. Менделевичка җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасына федераль сайлау округы буенча Александр Сидякин Башкортостан Республикасы башлыгы администрациясе җитәкчесе итеп эшкә күчүгә бәйле рәвештә азат ителгән депутат мандаты тапшырыла[7].

Бүләкләр

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү